Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Russia Милли чемпионаты тәмамланды

Рәсми чара

24.05.2019, 19:56

Бүген Казанда “Татнефть Арена” боз сараенда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалының ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды. Тантанада 1,5 мең конкурсант, Россиянең 85 төбәгеннән һәм 26 илдән килгән кунаклар катнашты.

Ябылу тантанасы “Җиңүгә иреш” хореография прологыннан башланып китте, анда “Мизгел”, “Шарм”, “Дорога из города”, “Изумрудный город” бию коллективлары, “Экстрим” дуэты катнашты. Соңрак зур экраннан катнашучыларны Worldskills Милли чемпионаты илчеләре сәламләде.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалының конкурсантларын сәламләү, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү өчен сәхнәгә Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов менде.

Ольга Васильева Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә бары җиде ел элек кенә кушылуын, әмма инде дөнья чемпионатын кабул итүен искә төшерде. “Бу могҗиза, безнең ил җиде ел эчендә үткәннәрне әлегә беркем дә ирешә алмады дип уйлыйм. Мин осталарыбызга, педагогларыбызга, һәм бу хәрәкәтне урта һөнәри белем өлкәсендә башлаган барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Бу сезнең казаныш. Монда утыручы һәркайсыбыз артында педагог тора. Мин чемпионат финалында катнашу – үзе үк бер зур җиңү дип саныйм. Барлык катнашучыларга да рәхмәт әйтәсем килә, барлык җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлыйм. Укытучыларыбызга, төбәк башлыкларына, Мәгариф министрлыгына, Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәсем килә – алар булмаса, без бүген монда булмас идек”, - дип билгеләп узды Васильева.

“Чемпионат тәмамланды. Монда илебезнең иң яхшы конкурсантлары җыелган. Мин барыгызны да котлыйм һәм зур уңышлар телим. Без сезнең белән горурланабыз. Сезне августтагы дөнья чемпионатына көтеп калабыз!”- дип сәламләде катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов.

Сәламләү сүзеннән соң РФ мәгариф министры һәм Татарстан Президенты “Кече сыйныфларда укыту”, “Кече сыйныфларда укыту (юниорлар)”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Мәктәпкәчә тәрбия (юниорлар)” компетенцияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бүләкләү ахырында Ольга Васильева һәм Рөстәм Миңнеханов WorldSkills флагы эстафетасының финал этабына старт бирделәр. Флаг дөнья тирәли әйләнергә, космоста булырга өлгерде, 15 май көнне эстафетаның Россия этабы Санкт-Петербургта тәмамланды, хәзер исә флаг Татарстан районнары буйлап китәчәк. Хәзерге вакыттта ул Казанда, һәм VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалының меңләгән катнашучылары армиясе күз алдында флаг эстафетасының соңгы, республика этабына старт бирелде. Иртәгә флаг үзенең юлын Түбән Кама шәһәрендә башлаячак, һәм августта Worldskills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасына кайтып җитәчәк.

Соңрак VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы катнашучыларын WorldSkills International халыкара оешмасының башкарма директоры Дэвид Хоуи һәм Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры Роберт Уразов сәламләде.

Үзенең сәламләү чыгышында Дэвид Хоуи Казанны һәи шәхсән ТР Президентын дөнья дәрәҗәсендәге “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Россия чемпионатын уңышлы үткәрү белән котлады. “Бар дөнья 90 көннән соң “WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына старт бирелгәч, зур игътибар белән Казанны, Россияне күзәтәчәк. Без түземсезләнеп сезнең белән Казанда узучы зур һөнәри ярышларда очрашуны көтеп калабыз”, - диде Хоуи.

Ул бу финалның күп кенә җиңүчеләре быелгы дөнья чемпионатында Россияне тәкъдим итәчәкләрен, моның инде үзе үк бер зур казаныш икәнен билгеләп узды. “Сез безнең өчен инде җиңүчеләр. Сез бу юлны сайладыгыз һәм аның буйлап ышанычлы адымнар белән атлыйсыз. Сезне котлыйм һәм ихластан бу ярышларда катнашу өчен сайланып алуыгыз өчен хөрмәт белдерәм. Сез инде илнең иң яхшылары рәтендә. Камилләшүегезне һәм белем алуыгызны дәвам итегез. Һөнәр тормышны үзгәртә”, - дип ассызыклады Дэвид Хоуи.

Роберт Уразов Мәгариф министрлыгына һәм шәхсән Ольга Васильева, Рөстәм Миңнехановның үзенә һәм WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә үткән һөнәри осталык бәйрәме өчен рәхмәт белдерде. “Әмма бу бәйрәмнең төп геройлары – экспертлар һәм катнашучылар. Экспертларга гадел бәя биргәннәре өчен рәхмәт. Чемпионат шома гына узды. Бу сәхнәгә бары иң яхшылары чыгачак. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт. Җиңүгә ирешмәсәгез дә, бу сезгә алга таба үсәргә һәм чын чемпионнар булырга ярдәм итәчәк яхшы мәктәп”, - диде Уразов.

Сәламләүдән соң Роберт Уразов һәм Дэвид Хоуи “Иҗат һәм дизайн” блогы компетенцияләре җиңүчеләрен бүләкләделәр.

“Мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре” блогы компетенцияләре җиңүчеләрен бүләкләү өчен сәхнәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин менде.

“Транспорт һәм логистика” өлкәсендә иң яхшыларны Кемерово өлкәсе губернаторының мәгариф һәм фән сораулары буенча урынбасары Елена Пахомова һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин бүләкләде.

“Җитештерү һәм инженерлык технологияләре” компетенцияләре блогында җиңүчеләргә медальләрне Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды.

“Төзелеш һәм төзелеш технологияләре” компетенцияләре блогында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, Татарстан Республикасының баш архитекторы Ирек Фәйзуллин һәм “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов бүләкләде.

“Хезмәт күрсәтү өлкәсе” компетенцияләре блогында җиңүчеләргә медальләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры урынбасары, техник директор Алексей Тымчиков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырды.

Тантана ахырында “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры Роберт Уразов гомум зачет җиңүчеләрен кубок белән бүләкләде.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте​​​​​​