Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты тәмамлана

24.05.2019, 08:46

Бүген Казанда 20 майда старт алган VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы тәмамлана. Ул WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты алдыннан тест чара булды.

Исегезгә төшерәбез, Милли чемпионат - 16-22 яшьтәге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 14-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында Россиядә үткәрелүче WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар, алар яшьләрнең һөнәри юнәлешенә һәм иң яхшы халыкара тәҗрибәләрнең илнең мәгариф системасына кертелүгә булышлык итә.

Төп ярышлар “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә узды. Мәйданчыкта 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогыннан 23 югары технологияле компетенция тәкъдим ителгән иде. Юниорлар 48 компетенция, “Зирәкләр күнекмәләре” чемпионаты катнашучылары (50 яшьтән олырак белгечләр) 26 компетенция буенча ярышты. Сүз уңаеннан, төрле яшь категория профессионаллары милли чемпионат финалында беренче тапкыр очрашты.

Барлыгы милли чемпионат финалында Россиянең төрле төбәкләреннән мең ярымнан артык катнашучы, шулай ук 26 илдән килгән һәм конкурс программасыннан тыш чыгыш ясаучы конкурсантлар катнашты. Юниор ярышлары катнашучыларының берсе - Евгений Чекалин (Мәскәү өлкәсе), ул “Чәчтарашлык сәнгате” компетенциясендә чыгыш ясаган. “Ярышлар расписание буенча бара, оештыру дәрәҗәсе яхшы, үткәрү урыны ошады”, - дип билгеләп узды конкурсант. Евгений сүзләренә караганда, ул Казанда беренче тапкыр, һәм инде шәһәр буйлап йөрергә өлгергән.

Чиләбедән килгән Алексей (“Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү” компетенциясе) Россия җыелмасы әгъзасы, милли чемпионат аның өчен быелгы төп вакыйга алдыннан күнекмә булган. “Башка илләрдән дә конкурсантлар бар иде. Безгә алар артыннан күзәтү кызык иде, аларны да безнең ничек шөгыльләнүебез, милли чемпионат катнашучыларының әзерлек дәрәҗәсе кызыксындырды”, - дип сөйләде Алексей. Конкурсант Казанда беренче тапкыр түгел, ул Казан көллиятләренең берсендә күнекмәләр узган.

Сүз уңаеннан, Милли чемпионат ярышлары җиде блок һөнәр компетенцияләре буенча узды: төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре, сәнгать һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү, мәгариф, транспорт һәм логистика өлкәләре.

“Мин мондый масштаблы чарада, милли чемпионатта беренче тапкыр. Оештыру дәрәҗәсе ошады. Җиңүгә өметләнәбез, бу ярышларда катнашуга бик шат идек”, - дип билгеләп узды Новосибирсктан килгән Татьяна (“Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре” компетенциясе).

Катнашучылар чыгышларын экспертлар бәяләде – милли чемпионатта алар саны 1,2 меңнән артык иде.

Милли чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре инде бүген билгеле булачак. Алар WorldSkills Russia җыелмасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк, һәм 2021 елда Шанхайда узучы  дөнья чемпионатында, 2022 елда Санкт-Петербургта үтәчәк EuroSkills Европа чемпионатында Россия флагы данын яклау шансын алачак.

Милли чемпионат ябылу тантанасы бүген “Татнефть Арена” боз сараенда узачак. Танатана сәг.19.00 башлана. Моннан тыш, тамашачыларның тантананы онлайн режимда карау мөмкинлеге булачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте​​​​​​