Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills флагын сәламләү тантанасы узды

Эстафета

18.08.2019, 13:24

Бүген, 18 августта Казан шәһәренең “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданда WorldSkills флагын сәламләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы башкаласы республика этабында флаг эстафетасы маршрутының финал ноктасы булды.

Флагларны сәламләү тантанасы кысаларында WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флаглары  белән парашютистлар сикерүе узды: алар туры “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкка төштеләр. Аннары WorldSkills Kazan 2019 флагы МИ-8 вертолетында Казансу өстеннән аерым тантаналы очыш ясады.

Соңрак WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флагларын мөхтәрәм кунакларга тапшырдылар.  Алар арасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да бар иде.

Казан мэры барлык килүчеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

“Без – әһәмиятле вакыйга шаһитлары. WorldSkills флагы эстафетасы ике елга якын дәвам итте, һәм менә ул Казанда! Татарстан башкаласы дөнья ярышларын берничә тапкыр кабул итте, һәм без әлеге уникаль чемпионатның да иң югары дәрәҗәдә үтәчәгенә һәм ярышларда катнашучыларга да, кунакларга да иң яхшы тәэсирләр бүләк итәчәгенә ышанабыз. WorldSkills ярышлары күп кенә яшьләрнең үз күнекмәләрен яңа дәрәҗәгә күтәрер һәм мавыгуларын һөнәргә әйләндерер дип ышанам. Барыгызны да шушы һөнәрчелек бәйрәменә чакырам”, – диде Илсур Метшин.

WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда башланды. WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатының ябылу тантанасында флагны тантаналы рәвештә Казан шәһәренә тапшырылды. Шуннан соң аны Сочига алып килделәр – анда “Флаг эстафетасы” проектына рәсми рәвештә старт бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциясенә җибәрелде. Анда ике айдан артык вакыт булганнан соң, 2018 елның февраль ахырында яңадан Җиргә кайтарылды. Мадридта эстафетаның халыкара этабы башлангач, флаг элек һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын үзләрендә кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә юл тотты. Һәр илдә флагка аларда үткәрелгән ярышларның логотиплары төшерелде.

Эстафетаның Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда VI “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) милли чемпионаты финалында башланды. Бу этап төбәк чемпионатлары кысаларында Россия Федерациясенең 24 субъектында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф министры Ольга Васильева 2019 елның 20-24 маенда Казанда узган VII “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) милли чемпионаты ябылуы тантанасында Татарстан Республикасы буенча WorldSkills флагы эстафетасына старт бирделәр. Флаг Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәрендә булды.

Казанда флагны сәламләү тантанасында  45 нче дөнья чемпионаты флагына Татарстан башкаласының гербын төшерделәр. Әлеге символик ишарә эстафетаның республика этабы тәмамлануын белдерде.

Исегезгә төшерәбез: WorldSkills флаг эстафетасының финал ноктасы булып 22 августта “Казан Арена” стадионында узачак 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ачылу тантанасы тора. Ярышларны үткәргән вакытта флаг “Казан Экспо”да булачак, ә WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасында Шанхайда (Кытай) киләсе дөнья чемпионатын оештыручыларга тапшырылачак.                                 

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте