Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшен модельләштерделәр

Волонтерлар

05.10.2018, 15:00

1/2

Казанда WorldSkillsKazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшен модельләштерделәр. Бөтенроссия лагеренда катнашучылар ресурс волонтер үзәкләре вәкилләре өчен ирекле ярдәмчелеккә кандидатлар белән күзгә-күз әңгәмәләр оештыру һәм уздыруда үзләренең күнекмәләрен сынап карадылар.

Тестлаштыру Казанда 2018 елның 3 нче октябреннән 7сенә кадәр узган волонтерлык лагере кысаларында узды. Булачак рекрутерлар – Россия Федерациясе субъектларыннан булган 75 кеше һәм 25 татарстанлы – 5 көн дәвамында тренерлар һм Оештыру комитеты вәкилләре белән берлектә күзгә-күз әңгәмәләр уздыру һәм кандидатларны позицияләргә билгеләү технологияләрен үзләштерделәр.

“Без рекрутинглау процессы симуляциясен уздырдык. Бу лагерьда катнашучыларның алган белемнәрен ныгытуда, аларга үзләрен рекрутерлар буларак сынап карауда, теге яки бу очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлауда яхшы мөмкинлек булды.

Нәтиҗәләрдән чыгып без сораулар исемлеген формалаштырабыз һәм үтелгән материалны тагын бер кат ныгытачакбыз”, - дип сөйләде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин.

Рекрутинг быелның октябреннән башланырга тиеш һәм 2019 елның мартына кадәр дәвам итәчәк – бу вакыт эчендә рекрутерлар командасына бөтен дөньядан волонтерлар командасына керергә теләүчеләрнең заявкаларын карап һәм эшкәртеп  чыгарга туры киләчәк.  Кандидатларны сыйфатлы итеп сайлап алу һәм позицияләргә дөрес итеп билгеләү өчен рекрутер булачак чара турында, аның программасын да, объектларны һәм чемпионат срокларын, аның конкрет позицияләргә караган үзенчәлекләрен дә (ә алар чемпионатта 100дән артык булачаклар) кертеп, барысын да белергә тиеш.

Инде билгеле булганча, Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскилс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләрен билгеләү мизгеленнән алып  бер елга якын вакыт узды. 2018 елның узган өч кварталы эчендә ресурс үзәкләре командалары тарафыннан мәгълүмати һәм заявка кампанияләре кысаларында бик зур эшләр башкарылды.  “Яшь профессионаллар” хәрәкәтен һәм волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру максатыннан 300дән артык чара уздырылды һәм аларда  40 000гә якын кеше колачланды. Партнер-төбәкләрдән кергән заявкалар саны уртача 30% тәшкил итә һәм хәзерге көндә аларның саны 10 200. Заявкалар әле 2018 елның 31 нче декабренә кадәр кабул ителәчәкләр.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте