Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда 45 нче WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионаты ябылу тантанасы узды

Рәсми чара

27.08.2019, 20:57

Бүген, 27 августта, “Казан Арена” стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды.

Тантананы Россиянең танылган алып баручылары – Яна Чурикова һәм Антон Комолов алып барды. Тамашачылар тантана башында узган ярышларның матур мизгелләрен яктырткан видеоролик карадылар. Алып баручылар бәйрәмнең рәсми кунакларын сәламләделәр, һәм “La Primavera” Казан камера оркестры, “Aurora” эстрада оркестры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле, шулай ук Татарстанның Дәүләт камера хоры башкаруында Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Тантана кысаларында ярышларда җиңүчеләр, милли җыелмада катнашучылар арасында иң күп балл җыйган һәм шулай ук экспертлардан югары билге алган команда вәкилләре бүләкләнде.

Кичә барышында тамашачылар каршында Crosover стилендә җырлаучы BRIO SONORES BOLERO Молдавия квартеты һәм танылган Россия җырчысы Zventa Sventana чыгыш ясады. WorldSkills Kazan 2019 илчесе Леван Горозия (L’ONE) “Никто, кроме нас» җыры белән чыгыш ясады. Рэпер ябылу тантанасы өчен җырны махсус язган.

Бүләкләү тантанасының финал өлеше сәхнәгә милли командада иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 63 конкурсант (һәр илдән бер конкурсант)  чыгу белән башланды. “Милләтнең иң яхшы вәкиле” бүләген аларга WorldSkills чемпионнары командасы (Champion Trust проекты) вәкилләре тапшырды. Бүләкләү җиңүчеләрне бергә фотога төшерү белән төгәлләнде. Бу – WorldSkills International ябылу тантанасының символы.

Тагын бер көтеп алган вакыт килеп җитте: иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәм ярышлар вакытында максималь санда очко җыйган конкурсант сәхнәгә күтәрелде. Аңа чемпионатның үзенчәлекле гран-прие – Альберт Видал бүләген тапшырдылар. Франциско Альберт-Видал – WorldSkills хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, һөнәри осталык буенча ярышлар идеясының авторы. Быел бүләкне WorldSkills Президенты һәм Альберт Видал кызы – Палома Видал тапшырды.

Чемпионатта катншаучыларга һәм тантана кунакларына сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм WorldSkills International Президенты Саймон Бартли мөрәҗәгать иттеләр һәм 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатын ябык дип игълан иттеләр.

Экраннарда конкурсантлар Казан турындагы хис-кичерешләре, шушы көннәрдә алар белән ниләр булганны сөйләгән видеоролик пәйда булды.

Сәхнәгә Казахстан җырчысы һәм композиторы Димаш Кудайберген чыкты. Ул башкарган беренче композиция шулай ук Казанга багышланган иде. Кушымта вакытында артистлар һәм тамашачылар бергәләп биеделәр.

Киләсе 46 нчы WorldSkills дөнья чемпионаты 2021 елда Шанхайда, Кытайда узачак. Традиция буенча дөнья чемпионатының булачак хуҗа ил үз илен тәкъдим итте. Кытай делегациясе үз иленең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында театральләштерелгән номер күрсәтте. Экраннардан тамашачыларга дәүләт лидеры мөрәҗәгать итте. Презентация финалында WorldSkills флагын Кытай делегациясенә тапшыру булды.

Тантана Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров чыгышы белән тәмамланды.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354  конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте