Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты медальләрен тәкъдир иттеләр

Рәсми чара

16.08.2019, 12:19

1/2

Бүген 16 августта Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты медальләренең презентациясе булды.

Дизайн нигезендә татарларның милли символлары – лалә чәчәге һәм милли орнамент ята. Мондый сайлау очраклы түгел: җиңүченең медален бизи торган орнамент татар халкының үзенчәлекле һәм борынгы мәдәниятен чагылдыра һәм WorldSkills хәрәкәтенең нигезе булган һөнәри осталык идеясен гәүдәләндерә.

Медальләр нигезендә цинк булган махсус металллар эретмәсеннән тора, алар өстенә алтын, көмеш һәм бронза төсендәге гальваник катлам төшерелгән.  Медальләр белән бергә бүләк футляры да бирелә. 

Бүләкләр дизайны WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы – “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм чемпионат лицензиаты – “Диалог-конверсия” берләшмәсе белән берлектә эшләнгән. 

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты өчен барлыгы 275 җиңүчеләр медале, җыелма командаларның иң яхшы конкурсантлары өчен 80 медаль һәм Чемпионатның оештыру комитетына 700 артык истәлекле медаль әзерләнгән. 

“WorldSkills дөнья чемпионаты – яшьләргә үзләренең талантларын күрсәтер өчен уникаль мөмкинлек. Чемпионатка дөньяның иң яхшы профессионаллары киләчәк, әмма бу медальләрне иң яхшылары гына алачак. Нәкъ менә алар кулында әлеге бүләкләр чын кыйммәткә ия булачак”, – дип сөйләде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

“Һөнәри осталык буенча чемпионат медальләрен дә беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен тапшыралар. Әмма WorldSkills чемпионатында бүләкләүдә катнаша торган тагын ике төрле традицион медаль бар. Җиде йөздән артык балл җыючыларга профессионаллык өчен медаль тапшырылачак, ул чемпионатта катнашучының халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан аның һөнәри яктан танылуын раслый. Шулай ук һәр катнашучы илнең иң яхшы вәкилен “Милләтнең иң яхшы вәкиле” – Best of nation” номинациясе медале белән бүләкләү традициясе бар”, – дип билгеләп узды “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлегенең WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Карина Саликова.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте