Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр

Волонтерлар

28.08.2019, 18:56

1/3

Бүген Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтер программасына йомгак ясадылар. Иң яхшы волонтерларны истәлекле бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Чемпионатны уңышлы үткәрү өчен 3500 артык волонтер ярдәме кирәк булды. Сайлап алу нәтиҗәсендә волонтерлар командасы составына Казан һәм Татарстан Республикасыннан 2900 волонтер, Россия төбәкләреннән 500 вәкил һәм 100 халыкара волонтер керде.

Иң яхшы волонтерларны сәламләү һәм бүләкләү өчен WorldSkills International президенты Йос де Гой, Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи, “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова килгән иде.

“Кадерле волонтерлар, сез гаҗәеп! Сез без WorldSkills чемпионатларында эшләргә туры килгән иң яхшы волонтерлар идегез. Инде барлык делегацияләр дә үз өйләрендә. Казаннан киткәндә катнашучылар волонтерларның дустанә мөнәсәбәттә булуларын, һәрвакыт ярдәм итүләрен билгеләп уздылар. Сезнең белән тагы бер кат Казанда очрашырга өметләнәм!” – диде Йос де Гой.

“WorldSkills Чемпионатлары уникаль, башка күп кенә чаралардан алар үзләренең катлаулыгы һәм масштабы белән аерылып торалар. Мин сезне иң масштаблы ярышларның бер өлеше булуы белән котлыйм. Минем өчен үткән чемпионат – ул үткән шәһәр генә түгел, ә чемпионатның йөзе булган, гел елмаеп торган һәм ярдәм иткән сез дә! Үзегезнең кунакчыллыгыгыз, йөрәкләрегез җылысы белән сез Казанга килгән барлык кунакларны җылыттыгыз”, - дип билгеләп узды Дэвид Хоуи.

“Хәзерге вакытта кичерешләр – ул кеше тормышының сыйфатын билгеләүче нәрсә. Сезнең, волонтерларның  бу кичерешләрне һәм тәҗрибәне иң яхшы WorldSkills чемпионатында алу мөмкинлегегез бар иде. Безнең белән булуыгыз һәм кунакларга да шул кичерешләрне алырга ярдәм итүегез өчен рәхмәт!”, - дип сәламләде волонтерларны Ирина Потехина.

“Чемпионат уңышлы үтүдә сезнең өлешегез зур. Барысы өчен дә зур рәхмәт”, - диде Карина Саликова.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева волонтерларга Татарстан Республикасы Президенты һәм ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Казанда WorldSkills хәрәкәте тарихында иң уңышлы һәм иң эре дөнья чемпионаты узды. Сез зур, титаник эш башкардыгыз. Бүген биредә үз энергиясе, үз хезмәте, елмаюы белән бу вакыйганы кабатланмас иткәннәр җыелды. Хәзер, нәтиҗәләр ясаганда, сез барыгыз да 100 процентка алдыгызга куелган бурычны башкарып чыктыгыз дип әйтергә була. 270 меңнән артык кеше ярыш карарга килде, 1300 артык конкурсант һәм шуның кадәр ук эксперт – аларның барысына да сез ярдәм иттегез. Волонтерлар, күп нәрсәдә сезнең ярдәм белән әлеге чемпионат уңышлы узды. Башкарган эшләрегез өчен рәхмәт”, - дип сәламләде җыелган волонтерларны Ләйлә Фазлыева.

Моннан тыш, волонтерларга бүләкләрне Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре тапшырды.

“Волонтерлар – теләсә кайсы чемпионатның төп кешеләре. Без Казанда бер генә чара үткәрмәдек. Мин волонтерлар – әлеге вакыйгаларның иң төп катнашучылары дип саныйм. Сез кунакларны каршылыйсыз, сезгә карап Татарстанның кунакчыллыгына, чемпионатның атмосферасына бәя бирәләр. Сездән күп нәрсә тора. Зур рәхмәт сезгә! Сезгә бу вакыйгалардан һәм сезгә тапшырылган эшләрдән мөмкин кадәр күбрәк уңай кичерешләр алуыгызны телим. Сез – бәхетле кешеләр! Моны тоеп калыгыз. Хәзер сезнең тормышыгызның иң шәп вакыты, барысы да алда, барысы да сезнең кулда! Бу вакыттан мөмкин кадәр файдаланыгыз, бернидән курыкмагыз. Алга!” – диде Дамир Фәттахов.

Шулай WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында үзләрен күрсәткән волонтерларны истәлекле бүләкләр, медальон һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Волонтерлар компетенцияләрнең ярыш мәйданчыкларында, сервис юнәлешләрендә (транспорт, аккредитация, экипировка, туклану һ.б.), милли җыелмаларны озатып йөрү буенча, шулай ук шәһәр кунаклары һәм яшәүчеләре өчен урнаштырылган мәгълүмат станцияләрендә барлыгы 33 функциональ юнәлеш буенча 97 төрле позиция һәм рольләргә җәлеп ителгән иде.

Волонтерлар Оештыру комитеты эшенә чемпионатның барлык объектларында да булыштылар. Ярдәмчеләрнең күбесе (2500 якыны) “Казан Экспо”га җәлеп ителде. Ачылу һәм ябылу тантаналары көннәрендә “Казан Арена” стадионына 900 артык волонтер җәлеп ителде. Моннан тыш, алар WorldSkills Авылында, халыкара мәгълүмат үзәгендә, аэропортта, тимер юл вокзалларында һәм башка объектларда ярдәм иттеләр.

Әзерлек барышында WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары WSI үткәргән 4 халыкара чарада стажировка үттеләр - Competition Preparation Week һәм WSAD2017 (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), EuroSkills (Гетеборг (Швеция, 2016) һәм Будапешт (Венгрия, 2018)).

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354 конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте