Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына старт бирелде

Рәсми чара

22.08.2019, 19:44

Казанның "Казан Арена" стадионында тантаналы рәвештә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды.

Чемпионат конкурсантларын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм WorldSkills International Президенты Саймон Бартли сәламләделәр.

"Россия дөнья күләмендәге һөнәри осталык буенча ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Без моның белән бик нык горурланабыз. WorldSkills чемпионаты инде күптәннән яшьләр арасында үткәрелүче гади конкурс булудан үсте. Чынлыкта, бу - киләчәк чемпионаты. Биредә төрле ил кешеләре, төрле мәдәният вәкилләре бергә эшли, ярыша һәм аралаша ала. Бу үзендә иҗатка, ачышларга, һәм, әлбәттә, дуслыкка һәм яңа җиңүләргә урын булган киләчәк.  WorldSkills чынлап та тормышта үз юлыңны табарга, потенциалыңны ачарга ярдәм итә. Хәрәкәтнең Россиядәге уңышы нәкъ менә шунда. Чын күңелдән һәр конкурсантка уңышлы чыгыш ясарга, үзенең дулкынлануын җиңүен телим. Үз-үзегезгз ышаныгыз, һәм сезнең барысы да килеп чыгачак. WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты ачык дип игълан итәм", - диде Дмитрий Медведев.

"Алдагы биш көннән без күпне көтәбез. Бу күркәм тантанадан, мавыктыргыч ил флаглары күтәргән милләтләр парадыннан, яшь буын өметләре байракларыннан соң бигрәк тә. Бу йөреш белән дөнья чемпионатында катнашучылар безнең белән бергә барысы да ишетерлек һәм аермачык итеп эшче һөнәрләр дөньясы тормышны үзгәртүен, дөньяга тотрыклылык алып кереп, җәмгыятьне һәм илне үзгәртеп кора алуын күрсәтттеләр һәм игълан иттеләр", - диде Саймон Бартли.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте