Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 көннәрендә Казан паркларында спектакльләр, фестивальләр һәм мастер-класслар узачак

16.07.2019, 13:34

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының мәдәни мәйданчыклары Казан паркларында һәм Кабан күле яр буенда урын алачак. Биредә ярыш көннәрендә казанлылар, чемпионат кунаклары һәм туристлар өчен концерт, кино, мастер-класслар булачак.

22-27 августта Горки-Әмәт урманы иң мөһим урыннарның берсенә әйләнәчәк. Биредә экраннарда чемпионат ачылу һәм ябылу тантаналарыннан трансляция күрсәтеләчәк һәм WorldSkills Kazan 2019 күчмә остаханәсе урын алачак. Моннан тыш, паркта үзләренә һөнәр сайларга теләгән мәктәп балалары өчен “Киләчәккә билет” дип аталган интерактив зона эшләячәк.

Тагын бер концерт мәйданчыгы Иске Татар бистәсе янында – шәһәр халкының яраткан Кабан күле яр буенда урын алачак. Аның бурычы – килүчеләргә хәзерге Татарстан турында сөйләү. 23-25 август көннәрендә йөзә торган сәхнәдә Татарстан артистлары һәм музыкантлары чыгыш ясар, шунда ук, яр буенда фильмнар һәм театр куелышлары күрсәтелер дип көтелә.

23-26 августта Горький паркында да концерт мәйданчыгы эшләячәк, мастер-класслар оештырылачак. Биредә урам театры артистлары һәм аниматорлар төркеме чыгыш ясаячак, һәм WorldSkills Kazan 2019 күчмә остаханәсе урнаштырылачак.

23-25 августта Лядский бакчасында узачак фестиваль һөнәрләр тарихына багышланачак. Программада танылган Россия галимнәренең лекцияләре һәм тематик, фәнни-һөнәри әдәбияттан китап күргәзмәсе булачак.

23-25 августта “Казан” гаилә үзәге янында һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты белән бер вакытка туры китерелгән “Тәмле Казан” гастрономик фестивале узачак. Бәйрәмдә шәһәрнең кырыктан артык кафесы һәм рестораннары үз мәйданчыкларын урнаштырачак.

23-26 августта сәнгать осталары, фольклор коллективлары һәм халык уен кораллары оркестрлары катнашында концертлар Бауман урамында да узачак. Моннан тыш, Казанның төп туристлар урамында халык һөнәрләре эшләнмәләреннән күргәзмә һәм милли уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар оештырылачак.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте