Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Татьяна Терентьева: “Теләсә кайсы компаниянең кадрлар сәясәте уңышы нигезе – һәр хезмәткәрнең потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру”

“Ростатом” дәүләт корпорациясенең персонал буенча директоры Татьяна Терентьева һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты эшлекле программасының “Һөнәри әзерлек - 2030” сессиясендә катнашачак.

Ул WorldSkills Conference 2019 рәсми партнеры буларак чыгыш ясаучы “Ростатом” дәүләт корпорациясе мисалында ничек карьера белән идарә итү бердәм тармак системасын төзү һәм җитәкче кадрлар резервын булдыру серләре белән уртаклашачак.

Росатомны ил белән чагыштырып була: корпорациядә 250 мең хезмәткәр исәпләнә, бу кайбер илләрнең халык саны белән чагыштырырлык. HeadHunter милли рейтингы версиясе буенча, Росатом хәзерге вакытта Россия эш бирүчеләре арасында беренче урында һәм Universum яшьләргә эш бирүчеләр халыкара рейтингында “Инжиниринг һәм җитештерү” категориясендә лидер. Корпорация яшьләрнең атом тармагында эшләүгә карата булган кызыксынуларын даими саклый: техник югары уку йортын кызыл дипломга бетерүчеләрнең 30% Росатомга килә.

Кадрлар белән тәэмин ителештә мондый нәтиҗәләргә ирешергә үзләренең талантлар үстерү буенча экосистемалары ярдәм итә, ул балалар бакчасы, мәктәп һәм югары уку йортыннан алып күнекмәләре бизнес шартларына инде туры килмәүче белгечләрне яңадан әзерләү программаларына кадәрге баскычларны ала.  Һәр хезмәткәрнең потенциалын гамәлгә ашыру – Росатомның “Күзаллау-2030” озак сроклы бизнес-стратегиясенең 5 төп приоритетларның берсе.

Конференциядә катнашу өчен conference.support@worldskillskazan2019.com почтасына языгыз.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Росатом фотосы