Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Россия ММЧ вәкилләрен WorldSkills Kazan 2019 чарасына аккредитацияләү башланды

Эстафета

08.04.2019, 13:26

Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты Россия ММЧ вәкилләрен булачак ярышларга аккредитацияләү башлану турында хәбәр итте.

Чемпионатта катнашу өчен һәрбер ММЧ вәкиленә 2019 елның 22нче июненә кадәр теркәлү процедурасын узарга кирәк.

Аккредитация узар алдыннан ММЧ вәкилләренә аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен мәҗбүри булган Чемпионат вакытында эшләү кагыйдәләре белән танышырга кирәк.

WorldSkills Kazan 2019 турында

2019 елда Россиядә төп халыкара вакыйга - һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты - Казанда 2019 елның 22 августыннан 27сенә кадәр узачак.

Чемпионатны уздыру хокукына Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә ия булды. Россиядә WorldSkills Russia хәрәкәте барлык 85 төбәкне колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте