Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты башланды

Рәсми чара

14.10.2017, 22:06

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 14 нче октябрьдә WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ачылышы булды. Анда WorldSkills хәрәкәте әгъзалары булган 59 илдән һәм төбәктән җыелма командалар әгъзалары катнашты.

Чара бөтен дөньяга билгеле булган һәм бүгенге көндә 10 000ләп кешене кабул иткән Феррари Парк янында урнашкан du Arena ачык концерт мәйданында узды. Тантана вакытында йөзләгән конкурсантлар флаглары астында милләтләр парадында уздылар, биючеләр һәм акробатлар БГӘ үсешендә төрле һөнәрләрнең ролен чагылдырган  “Прогресс через навыки” шоуын күрсәттеләр, ә катнашучылар һәм экспертлар ярышлар кагыйдәләренә һәм Этика кодексына буйсыначаклары хакында ант иттеләр. 

Шушы ук мәйданда 19 нчы октябрьдә  WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кысаларында чемпионат флагын WorldSkills Kazan 2019 Оештыру комитетына тапшырачаклар. 

WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли Абу-ДабиКронпринцына һәм БГӘнең башка лидерларына WorldSkills чемпионатын беренче тапкыр Якын Көнчыгышта кабул иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

“Аларның карашы икътисадны үзгәртеп корыр өчен бар көчне төрле күнекмәләрне үстерүгә тупларга кирәклеге фактын раслап тора”, - диде үз чыгышында WSI президенты.

Инде билгеле булганча, һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты 2017 елның 14-19 октябрь көннәрендә уза. Анда дөньяның 59 иленнән 1300 конкурсант һәм 1500дән артык эксперт катнашыр,  ярышлар 51 компетенция буенча (49 – төп, 2 – презентация сыйфатында) узар дип планлаштырыла. 2017 елның 15-18 октябрь көннәрендә узачак WorldSkills Abu Dhabi 2017 ярышларының төп мәйданы Abu Dhabi National Exhibition Centre (ADNEC) күргәзмә комплексы булачак.

Ярышлар барган көннәрдә ярыш мәйданнарын 100 000ләп кеше, шул исәптән  80 000 мәктәп укучысы карар дип планлаштырыла.

Шулай ук ярышлар барган көннәрдә (15-18 октябрь) WorldSkills Kazan 2019интерактив күргәзмә үзәге эшләячәк. 190 кв.м. мәйданлы стенд берничә зонаны:  милли ризыкларны тәкъдим итү зонасын, Kinnect зонасын һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) Союзы” аерым зоналарын үз эченә ала. 

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте