Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills ярышлары беренче тапкыр WorldSkills дөнья чемпионаты программасына керде

Чемпионат

24.08.2019, 10:39

1/3

Кичә Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының рәсми ачылу тантансы узды. Әлеге ярышлар тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионаты программасына югары технологияле җитештерү һәм цифрлы икътисад шартларында кирәкле перспективалы һөнәрләр буенча ярышлар – Future Skills кертелде.

Future Skills – югары технологияле җитештерү өчен трансформацияләнә торган икътисад шартларында кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән “Яшь профессионаллар (WorldSkillsRussia)” хәрәкәтенең өстенлекле инициативаларының берсе. 2015 елдан башлап, Хәрәкәт киләчәк һөнәрләр буенча кадрлар формалаштыру өчен актуаль тикшеренүләр үткәрә, яңа форматлар кертеп, ярышлар оештыра, һәм халыкара компетенцияләр перспективасына таянып, WorldSkills стандартлары нигезендә белем бирү программаларын эшли.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Казанда дөнья чемпионаты ачылган көнне халыкара журналистлар пулы алдында чыгыш ясаганда Россиянең WorldSkills халыкара хәрәкәте үсешенә керткән өлешен иновацион характерда икәнлеген билгеләп үтте. Ул Future Skills төп күнекмәләре буенча Россия инициативалары арасында ярышларны билгеләп, WorldSkills Kazan 2019 дөнья җәмәгатьчелегенә яңалыкларның кыйммәтен күрсәтер һәм башка илләрнең WorldSkills стандартлары буенча киләсе дөнья чемпионатларын үткәргәндә Россия тәҗрибәсен кулланыр дип ышануын белдерде.

WorldSkills ярышларында тәкъдим ителгән компетенцияләр һәм һөнәрләр аша Future Skills киләчәкне 10 ел алдан күрергә мөмкинлек бирә. “Future Skills – безнең иң актуаль һәм перспективалы проектларыбызның берсе, – дип билгеләп үтә “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов. – Үсеп килүче роботлаштыру икътисадка да, социаль өлкәгә дә нык тәэсир итә, чөнки ул бер җирдә күп санлы эш урыннарын бетерсә, шул ук вакытта яңаларын да булдыра. Бу процесслар белән идарә итү проблемасы инде аңлауны гына түгел, конкрет карарлар кабул итүне таләп итә”.

Роберт Уразов якындагы 20 елда миллиардка якын эш урыны югалачак дип санаучы Бөтендөнья икътисад форумы экспертларының позициясен күрсәтә. “Без Future Skills проекты аша да әлеге югалтулардан курыкмас өчен тырышып эшлибез. Без барган процессларны аңларга - нинди өлкәдә, нинди санда һәм нинди эш урыннары барлыкка киләчәген ачыкларга тырышабыз. Булачак кадрларны нәрсәгә өйрәтергә кирәклеген беренче булып аңлаган ил дөнья ландшафтында күтәреләчәк. Әмма бу гадел көндәшлек, күргәнегезчә, без эш алымнарында һәм тәҗрибәсендә сер сакламыйбыз”.

WorldSkills Russia җитәкчесе WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты программасына Future Skills компетенцияләренең кертелүен күздә тота. Future Skills компетенциясе буенча ярышлар дөнья чемпионаты зачетыннан тыш узачак. 171 конкурсант арасында 115 россияле бар, калган ярыш катнашучылары 16 чит илдән килгән. Аларның эшенә 112 Россия һәм чит ил эксперты бәя бирәчәк.  

Дөнья чемпионаты контекстында беренче Future Skills чемпионатында җиңү өчен көрәштә Россиянең эре компанияләре вәкилләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары катнашачак. Алар арасында милли чемпионатларда җиңүчеләр (“Яшь профессионаллар” милли чемпионаты, Digital Skills, вузара чемпионат финалы, WorldSkills Hi-Tech) бар. Аларның көндәшләре булып “Мәгълүмати модельләштерү технологияләре (BIM)” (Беларусь, Ирландия, Сингапур, Польша), “Пилотсыз очу аппаратларын эксплуатацияләү” (Португалия, Көньяк Африка, Кытай, Сингапур), “Сәнәгать дизайны” (Кытай, Беларусь, Һиндстан, Иран), “Сәнәгать робот техникасы” (Кытай, Германия, Франция), “Мобиль кушымталар эшләү” (Казахстан, Иран, Кытай), “Индустрия 4.0” (Кытай, Австрия, Германия, Нидерланд) компетенцияләрендә ярышырга әзер булган Worldskills чит ил берлекләре вәкилләре тора.

Future Skills ярышлары технологик үзгәрешләр контекстында хәзерге заман белгеченең һөнәри күнекмәләрен һәм эш функцияләрен үзгәртүне күрсәтергә тиеш. Регламент буенча, катнашучылар шәхси зачетта көч сынашачак.

Бу ярышларны уздыру өчен Казанда узачак Future Skills зонасының интерактив корылма форматында булуын алдан хәл итү аңлашыла, тулаем алганда, ул Россия һәм дөньяның технологик эш торышына чуму мәйданчыгыннан, актуаль технологик трендлар һәм киләчәк компетенцияләре буенча навигациядән гыйбарәт.  Моннан тыш, әлеге мәйданчык технологик өлкәдә үз компетенцияләрен үстерү мөмкинлеге белән кызыксынучы һәр килүченең шәхси үсеш траекториясен формалаштыруга ярдәм итәчәк. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының мондый кунаклары өчен 24-26 августта Future Skills павильонында экскурсияләр уздырылачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте