Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Сименс” - WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты алтын партнеры

Партнерлар

08.08.2019, 06:46

“Сименс” - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының алтын партнеры! 2019 елның 9 июлендә имзаланган килешү нигезендә, “Сименс” ҖЧҖ һәм “Яшь профессионаллар” берлеге Казанда дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү өчен көчләрен берләштерәчәкләр.

“Күнекмәләр тормышны үзгәртә! Россия икътисадын үстерү буенча максатчат сәясәт кысаларында “Сименс” илнең югары уку йортлары һәм һөнәри-техник белем учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Моның ярдәмендә без белемнәр тапшыруны тәэмин итәбез һәм югары квалификацияле кадрлар резервы булдырабыз. Безнең WorldSkills хәрәкәтендә катнашуыбыз Россиянең социаль һәм икътисади трансформациясенең мөһим коралларының берсе булган һөнәри белем абруен күтәрергә ярдәм итә”, - дип билгеләп узды “Сименс Россия” президенты Александр Либеров.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына алтын партнер сыйфатында ярдәм итү –  “Сименс” өчен уникаль тәҗрибә. 2011 елдан башлап компания мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек программасы кысаларында дөнья чемпионатларын әзерләүдә катнаша. “WorldSkills белән партнерлык бар дөнья буенча һөнәри белем дәрәҗәсен арттыруга булышлык итә, шул исәптән халыкара һәм милли ярышларга ярдәм белән дә. Безнең максат – югары класслы җайланмалар белән тәэмин итеп, талантлы яшьләргә ярдәм итү, экспертларны укыту һәм аларга консультацияләр бирү”, - дип белдерде "Цифрлы җитештерү” операция компаниясенең “Сәнәгатьне автоматлаштыру” бизнес-бүлекчәсе генераль директоры Ральф-Майкл Франке.

Киләчәк – цифрлы технологияләр кулында. Шуңа күрә “Сименс” 25 киләчәк һөнәренең (FutureSkills) икесендә үзенең катнашуы белән горурлана. Компания чемпионатның үзәк ноктасы Future Skills зонасында урнашкан “Цифрлы җитештерү” һәм “Индустрия 4.0” компетенцияләрен үзенең җайланмалары һәм технологияләре белән тәэмин итәчәк. Аерым мәйданчыкта иң яхшы белем практикалары һәм өстәлгән кыйммәтне барлыкка китерүнең барлык чылбыры дәвамында (проектлаштыру һәм җитештерүдән алып эксплуатация һәм хезмәт күрсәтүгә кадәр) җитештерүчәнлекне арттыру өчен инжиниринг һәм цифрлаштыру өлкәләрендә тармак ноу-хаулары күрсәтеләчәк.

Традиция буенча, әйдәп баручы спонсор буларак, “Сименс” “Сәнәгать автоматикасы”, “Полимеханика һәм автоматлаштыру”, “Электр монтажы”, “Суыткыч техника һәм кондиционер системалары”, шулай ук “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау” компетенцияләре өчен автоматлаштыруда һәм электр белән тәэмин итүдә яңа технологияләр тәкъдим итәчәк. “Җитештерүдә команда белән эшләү”, “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре”, “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык эшләре” һәм “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау” компетенцияләрендәге җайланмалар “Сименс”ның SINUMERIK системалары белән идарә ителә. Санап үтелгән барлык күнекмәләр хәзерге вакытта бар дөнья икътисадының нигезе булып тора.

WorldSkills Juniors - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында тагы бер инициатива. Юниорлар ярышларында 12-16 яшьлек яшүсмерләр катнашачак. Бу блокта “Сименс” 3 компетенциягә булышлык күрсәтә - “Электр монтажы”, “Полимеханика һәм автоматлаштыру” һәм, әлбәттә, “Сәнәгать автоматикасы”.

“Сименс АГ” (Берлин һәм Мюнхен) – халыкара технологик концерн, ул инде 170 ел дәвамында техник камиллек, инновацияләр, сыйфат һәм ышанычлылык синонимы булып тора һәм бизнесны глобаль дәрәҗәдә колачлый. Компания үз эшчәнлеген күп кенә илләрдә алып бара, һәм электрификация, автоматлаштыру, цифрлаштыру кебек өлкәләрдә специальләшә. “Сименс” -  энергетик яктан нәтиҗәле һәм ресурслар саклаучы технологияләр белән тәэмин итүче иң эре компанияләрнең берсе.  Бәйсез юридик зат “Сименс Мобильлек” тимер һәм автомобиль юллары өчен интеллектуаль транспорт чишелешләре белән әйдәп баручы тәэмин итүче. Шулай итеп, “Сименс” пассажирлар йөртү һәм транспорт хезмәтләре базарында тенденцияләр бирә. Шулай ук “Сименс” Siemens Healthineers AG һәм Siemens Gamesa Renewable Energy компанияләренең мажоритар хуҗасы, бу аны медицина җайланмалары һәм сәламәтлекне саклау өлкәләрендә цифрлы хезмәтләр, шулай ук яр һәм диңгез җил энергетикасы өчен экологик чишелешләр белән тәэмин итүче дөньдагы иң зур компания итә. 30 сентябрьдә тәмамланган 2018 финанс елында концерн әйләнеше 83,0 млрд. евро, ә чиста табыш 6,1 млрд. евро тәшкил иткән. 2018 елның сентябрь ахырына “Сименс” концернында бар дөнья буенча 379 мең хезмәткәр эшләгән. Тулырак мәгълүматны http://www.siemens.com интернет сайтында карарга мөмкин.

“Сименс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Россия, Беларусь һәм Үзәк Азиядә “Сименс”ның баш компаниясе булып тора. Бу илләрдә концерн үз эшчәнлегенең барлык традицион юнәлешләре буенча да эшли, кырыктан артык шәһәрдә урнашкан, икътисад һәм инфраструктураның төп өлкәләрен модернизацияләштерү өчен продукцияләр, сервислар һәм комплекслы чишелешләр белән әйдәп баручы тәэмин итүче булып тора. “Сименс” ҖЧҖтә 3 меңгә якын хезмәткәр эшли. 2018 финанс елында әйләнеш 1,0 млрд. евро тәшкил иткән. Тулырак мәгълүматны www.siemens.ru интернет сайтында карарга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

"Сименс" фотосы