Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills International секретариаты “Казан Экспо” төзелеше барышын карады

Рәсми чара

23.08.2017, 19:05

23 нче августта Казанга WorldSkills Inernational башкаручы директоры Дэвид Хоуи җитәкчелегендәге инспекция визиты кысаларында килгән делегация әгъзалары 2 елдан соң WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәген карадылар.

“Мин бик тирән хис-тойгылар кичерәм. Казандагы мәйдан дөнья классының барлык стандартларына туры килә. Ул иң яңа технологияләрне исәпкә алып эшләнә. Казан һәм проектны эшләүчеләр үзләре белән горурланырга тиешләр дип саныйм. Әлеге күргәзмәләр үзәге Татарстан һәм Россия репутациясендә уңай тәэсир бирәчәк”, - диде Дэвид Хоуи мәйданны караганнан соң.

Чемпионат вакытында анда 250 000 тамашачы, шулай ук 1 600 дән артык катнашучы һәм 1 500 дән күбрәк эксперт булыр дип фаразлана.

“Спорт һәм социаль проеклар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин сүзләренә караганда, анда бик күп мәктәп укучылары да көтелә. Чемпионат алар өчен һөнәр сайлауга юнәлдерелгән чара булып торачак, “күпләр өчен Чемпионат – эш урыннарының бик зур ярминкәсе һәм анда белгечләр сайлап алына”.

“Моннан тыш Чемпионатта зур гына эшлекле программа да бар, анда WorldSkills International партнерлары булып торучы зур халыкара компанияләр катнаша һәм биредә профессиональ кадрлар әзерләү өлкәсендә яңалыклар һәм тенденцияләр карала”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Үз чиратында “КАЗАН ЭКСПО” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев ярышларны кабул итәчәк комплексның төзелеше план буенча бара дип белдерде: “Технологик һәм системалы барлык мәсьәләләр дә чишелде. Без бүген график нигезендә барабыз, төп эшләрнең 35-40% ы эшләнгән”.

“Казан Экспо” ХКҮ төзелеше (мәйданы 75,4 мең. кв.м.) “Казан” аэропорты янында бара. Комплекс өч күргәзмә павильоныннан гыйбарәт булачак һәм аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән түбәле юл белән тоташтырылачак.

“Казан Экспо” төзелеше WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты өчен каралган иде. Чемпионатка дип махсус рәвештә күргәзмәләр үзәге территориясендә өстәмә вакытлы корылмалар да төзеләчәк. 2019 елдагы ярышларны үткәрер алдыннан сынау чараларын уздыру да каралган.

Инде билгеле булганча, 21 нче августтан 25енә кадәр WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрдә WorldSkills International (WSI), инспекция визиты уза, аның кысаларында WSI секретариаты, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре катнашында проектлау сессияләре уза.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте