Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Samsung Electronics компаниясе Samsung Skills белем бирү үзәгендә дөнья чемпионатлары катнашучыларын әзерли

Партнерлар

24.08.2019, 07:25

WorldSkills Kazan 2019 көнкүреш электроникасы һәм мобиль җайланмалар җитештерүче Samsung Electronics компаниясе булышлыгы ярдәмендә WorldSkills стандартлары буенча узудырылучы җиденче чемпионатка әйләнде.

2007 елдан бирле компания максаты эшче һөнәрләр һәм квалификацияле кадрлар абруен күтәрү, шулай ук һөнәри күнекмәләрнең икътисад үсешендә һәм шәхси уңышка ирешүдә мөһимлеген күрсәтү булган WorldSkills хәрәкәтенә булышлык күрсәтә. Партнерлык кысаларында Samsung Сувон шәһәрендә урнашкан (Көньяк Корея)  Samsung Skills белем бирү үзәгендә дөнья чемпионатлары конкурсантларын әзерли.

2019 елда Samsung Electronics һәм WorldSkills International килешү төзеделәр – аның нигезендә Samsung компаниясе 22-27 август көннәрендә Казанда узучы WorldSkills Kazan 2019 – WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының генераль партнерына әйләнде. Килешүгә кул Казанда май аенда узган VII WorldSkills Милли чемпионаты финалы кысаларында куелды.

Samsung Skills – компаниянең WorldSkills чемпионатларына булышлык күрсәтү һәм булачак WorldSkills чемпионатлары җиңүчеләрен әзерләү юлы белән яшь белгечләрнең һөнәри күнекмәләрен үстерү өчен махсус тудырылган бүлекчәсе. Укулар Samsung Skills үзәгенең эчке һәм тышкы экспертлары, шулай ук WorldSkills чемпионатлары җиңүчеләре катнашында махсус әзерлек системасы буенча уздырыла.

Samsung шулай ук һәр ел саен Global Samsung Skills Competition конкурсы уздыра – бу ярышлар квалификацияле белгечләргә үзләренең күнекмәләрен яхшырту һәм күрсәтү өчен мәйданчык тәкъдим итә. Компания Кореяда уздырылучы һөнәри күнекмәләр буенча милли конкурсның спонсоры булып тора һәм 2007 елдан бирле WorldSkills чемпионатларында катнашучы илнең милли җыелмасына булышлык күрсәтә. 12 ел эчендә генә компания Корея милли җыелмасының 42 катнашучысына һәм WorldSkills  чемпионатларының 27 җиңүчесенә ярдәм иткән. 2007 елдан башлап Кореяда узган һөнәри күнекмәләр буенча милли конкурста катнашкан 490 яшь кореялы белгеч  Samsung Electronics компаниясенә эшкә кабул ителгән.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

 Samsung Electronics фотосы