Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов: “WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына әзерлек эшче һөнәрләрне популярлаштыру мәсьәләсенә яңача карарга мөмкинлек бирде”

Рәсми чара

24.08.2017, 20:02

1/3

Бүген, 24 нче августта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи белән очрашты.

Очрашуда шулай ук “КАЗАН ЭКСПО” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, “Ворлдскиллс Россия” профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.

“Президент белән очрашуда без Чемпионат мирасы турында сөйләштек, ник дигәндә, бу әле без теге яки бу профессиядә иң яхшыларны ачыклый торган ярышлар гына түгел, ә эшче профессияләрне кабул итүдәге үзгәрешләр дә.  Бу исә илнең киләчәге өчен бик әһәмиятле”, - диде Дэвид Хоуи.

“Без кичә караган күргәзмәләр комплексы мондый типтагы комплекслар арасында иң яхшыларның берсе. Мин,  анда үткәреләчәк вакыйгалар күзлегеннән караганда, “Казан Экспо”ны бик матур киләчәк көтүенә ышанам, ул  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын гына түгел, теләсә-кайсы дәрәҗәдәге башка чараларны да кабул итә алачак”, - диде Дэвид Хоуи.

Рөстәм Миңнеханов һәм Дэвид Хоуи шулай ук алга таба хезмәттәшлек һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек буенча алга таба ясалачак адымнар турында да сөйләштеләр. Президент, аерым алганда, Чемпионатка әзерлек профессиональ кадрлар үсешендә бик күп нәрсәләргә күзне ачты дип белдерде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин журналистларның ярышларны бюджет ягыннан тәэмин итү турындагы сорауларына җавап биреп, чараны оештыру буенча чыгымнарның бер өлешен Чемпионат партнерлары үз өсләренә ала дип бедерде.

“Без “Ворлдскиллс Россия” союзы һәм WorldSkills International коллегаларыбыз белән бергә партнерлар, шул исәптән глобаль индустриаль партнерлар җәлеп итү өстендә эшлибез. Алар безгә алда узган дөнья чемпионатларындагы кебек үк ярдәм итәрләр дип ышанабыз. Әләттә инде безнең Дирекциянең соңгы аралардагы проектлары вакытында хезмәттәшлек иткән  күптәнге партнерларыбыз да безне ярдәмнән ташламаслар дип ышабыз”. 

Дэвид Хоуи шулай ук Чемпионатның концептуаль асылына игътибар юнәлтеп, сәяси хәлдәге нинди генә киртәләр тууга да карамастан, әлеге хәрәкәт алга таба да үсәчәк һәм популярлашачак дип белдерде.

“WorldSkills  чемпионатларын традицион рәвештә натураль җиһазлар бирүче компанияләр спонсорлый, - диде Роберт Уразов. – Ә инде бик тиз үзгәрә торган глобаль дөньяга килгәндә, әлеге без компания өчен чикләүләргә китерә торган ниндидер кыенлыклар күрмибез. WorldSkills International күпчелек партнерларының һәм безнең локаль партнерларыбызның Россия территориясендә үз производстволары булу безнең өчен бик мөһим, бу безнең рискларны киметә һәм аларның кадрлар әзерләү системасын инвестицияләүгә булган кызыксынуларын арттыра”.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте