Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Төп бурыч – эшче профессияләрне мөһимрәк, престижлырак итү

Рәсми чара

13.07.2018, 12:28

Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын уздыру зур дәрәҗә дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та. WorldSkills International президенты Саймон Бартли җитәкчелегендәге WorldSkills International директорлар советы әгъзалары белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Очрашу Татарстан Ресубликасы Хөкүмәте йортында узды. WorldSkills International җитәкчелеген сәламләп, Рөстәм Миңнеханов кунакларга 2019 елда Чемпионат уздыруны Россиягә һәм Казанга ышанып тапшырганнары өчен тагын бер кат рәхмәт әйтте.

Россия WorldSkills хәрәкәтенә әле күптән түгел генә кушылды, әмма инде билгеле бер нәтиҗәләр күренә, илдә милли чемпионатлар актив рәвештә уздырыла, Россия вәкилләре исә Европа ярышларында актив катнашалар.

“Без WorldSkills идеяләре һәм принципларына керешеп киттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. -  2014 елдан республикада ресурс үзәкләрен булдыру буенча программа гамәлдә, анда WorldSkills стандартлары һәм таләпләре күздә тотыла.  Бүгене көндә төбәктә 31 ресурс үзәге эшли инде. Моннан тыш Татарстан WorldSkills  стандартлары нигезендә имтиханнар тапшырыла торган төбәк тә булып тора. 1347 белем алучы 27 компетенция буенча шундый имтиханнар тапшырдылар инде”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бүген һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен кирәкле инфраструктура тудыру буенча зур эшләр башкарылуын әйтте. Ярышлар уздырылачак “Казан Экспо” үзәге төзелеше дә дәвам итә. “Чемпионатны уздыру объектлары төзелеше буенча кыенлыклар күрмим”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  Аның сүзләренчә, Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ кысаларындагы Казанда уздырылган  матчлар  кунакчыллыкка, иминлеккә һәм волонтерлар эшчәнлегенә кагылышлы барлык оештыру эшләрен сынап карауда зур тәҗрибә булды.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли очрашу барышында Казанда WorldSkills чемпионатына әзерлек эшләреннән бик канәгать булуын белдерде. “Казан Экспо” төзелеше турында әйткәндә Саймон Бартли инвестицияләр күләменә, төзелеш темпларына гаҗәпкә калуын яшермәде. Ул шулай ук Казан урамнарында кешеләр белән аралашканда күпләрнең WorldSkills хәрәкәте турында белүләренә дә сөенгән.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елның май аенда Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә милли чемпионат узачагын, аның дөнья  чемпионатына тагын бер әзерлек булып торачагын да әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, WorldSkills хәрәкәте бүген җәмгыять тарафыннан бик уңай кабул ителә. Хәрәкәтнең үсеше, зур әзерлекле белгечләр предприятиеләрне дә бик кызыксындыра. “Бүген иң мөһиме профессиональ дәрәҗәдә эшли белә торган кадрлар, кешеләр икәнлеген аңлау бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – WorldSkills эшче профессияләр имиджы өстендә бик нык эшли. Төп бурыч – эшче профессияләрне мөһимрәк, престижлырак итү”.

Очрашу барышында җитәкчелек вәкилләре WorldSkills флагы эстафетасын да бик югары бәяләделәр. Алар фикеренчә, бу проект хәрәкәтнең танылышын арттырачак, барлык катнашучыларның тырышлыгын бергә туплаячак, шулай ук WorldSkills брендын популярлаштыруга зур этәргеч булачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат үзәге