Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ADNEC комплексын карады

Рәсми чара

18.10.2017, 16:41

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ADNEC комплексы территориясендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ярышлары мәйданнарын карады.

Президентның, шулай ук Россия һәм Татарстан делегацияләренең анда баруларының төп максатларының берсе – 2019 елдагы чемпионатны яхшы итеп уздырыр өчен тәҗрибә туплап кайту. 

“Без биредә урнашу оештырылышы схемасын карадык, безнең төп һәм вакытлы күргәзмә комплекслары территорияләре буенча куелган таләпләргә туры  килә. Без хәзер вакытлы корылмалар биеклеге буенча кирәкле үзенчәлекләрне өйрәнәбез, без биредә күргән күп нәрсәләр кирәкле булачак. – дип аңлатып китте Президент. - Хәзер биредә безнең өчен иң мөһиме булган иминлек юнәлешеннән башлап һәр юнәлеш буенча да республика вәкилләре эшли”, - дип өстәде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида WorldSkills оештыру комитеты вәкилләренең Татарстаннан булган коллегаларына WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру өчен кирәкле барлык консультация ярдәмен күрсәтергә ризалашканнарын белдерде.

Бу шул исәптән катнашучылар чыгыш ясаячак мәйданнарны техник яктан җиһазландыруга да кагыла. “Мин бу проектны хуплаган предприятиеләргә рәхмәтле. Гарәп Әмирлекләре вәкиле әйткәнчә, оештыруның иң кыен өлеше - техник як. Җиһазлар, технологияләр барысы да WorldSkills стандартларына туры китерелергә тиеш. Безгә бу мәсьәләләр буенча алдан ук эшли башларга кирәк”, - диде Республика башлыгы. 

Президент билгеләп узганча, Татарстанда WorldSkills ярышларының булачак катнашучыларын әзерләү буенча күп эшләр эшләнә.  “Бүген Россия җитәкчелеге эшче белгечлекләрне әзерләүгә өстенлек бирә, безнең республикада да бу шулай.  Без үзебезнең республика чемпионатларында яшьләрнең һәм җитештерүчеләрнең эшче белгечлекләргә кызыксынулары зур булуына инандык. Теләсә-кайсы бизнесның иң нечкә җире – югары квалификацияле кадрлар. WorldSkills чемпионаты – ул үзенә күрә Олимпиада, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе үсәчәгенә шигем юк”, - диде Миңнеханов. 


Инде билгеле булганча, WorldSkills дөнья чемпионаты Абу-Дабида 14 нче октябрьдән 19ына кадәр уза, анда бөтен дөньядан 1,3 мең конкурсант катнаша. 

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте