Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“1С” фирмасының бизнес-кушымталары эшләнмәләренең Россия технологияләре WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында тәкъдим ителәчәк

Партнерлар

19.08.2019, 07:03

Чемпионатның агалтын партнеры “1С” фирмасы - Россия компанияләре арасында WorldSkills Kazan 2019 өчен бердәнбер күпкырлы мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итүче. Компания “IT Software Solutions for Business” компетенциясендә ярышучы программалаштыручыларны “1C:Предприятие” бизнес-кушымтасы эшләнмәсе платформасы белән тәэмин итә – әлеге ярышларда уннарча илдән килгән конкурсантлар һәм экспертлар катнаша. Шулай итеп, профессионалларның дөнья чемпионатында беренче тапкыр Россиянең IT-компаниясе эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

“1С” фирмасы шулай ук “IT Network Systems Administration” һәм “IT Software Solutions for Business” компетенцияләренең төп спонсоры буларак чыгыш ясый,  IT һәм Future Skills блокларына керүче 21 компетенцияне җайланмалар һәм программа тәэмин ителеше белән тәэмин итә.

Чемпионат кысаларында “1С ” фирмасы мәктәп укучылары, IT- дисциплиналар укытучы мөгаллимнәр һәм уку йортлары җитәкчеләре өчен төрле программалар һәм акцияләр тәкъдим итәчәк. IT-белгечләргә ихтыяҗ бар дөнья буенча үсүен дәвам итә, профессиональ һәм белем бирүче IT-берләшмәләр белән хезмәттәшлек компания стратегиясенең мөһим элементы булып тора.

Белгечләр әзерләү һәм сыйфатлы техник белем (TVET) IT-индустрия үсешенең төп факторы булып тора. Бизнес өчен программа тәэмин ителеше эшләүчеләрнең белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр куючы WorldSkills стандартлары әлеге индустриягә иң яхшы халыкара практикалар һәм тәкъдимнәр кертә. Нәкъ менә шуның аркасында “1С” фирмасы 2016 елдан бирле WorldSkills Russia оешмасының даими партнеры булып тора. 2018 елдан башлап “1С” шулай ук “1С:Junior” индустриаль квалификацияле Skill Passport һөнәри бәя нәтиҗәләрен таный.

“1С” фирмасына нигез салучы һәм аның директоры Борис Нуралиев WorldSkills International һәм WorldSkills Russia белән хезмәттәшлек IT-индустриядә яшь белгечләрнең гамәли яктан әзерлеген яхшыртырга мөмкинлек бирә дип билгеләп узды. “Без Казанда дөнья чемпионатын үткәрергә булышуыбызга шат, һәм уртак көч белән биредә Россия мәгълүмати технологияләренең югары сыйфатын күрсәтә алачагыбызга өметләнәбез”, - ди ул.

“1С” фирмасы хакында

“1С” фирмасы программа продуктларын һәм IT-хезмәтләрне эшләү, дистрибьюцияләү, чыгару һәм аларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. “1С” фирмасы продуктларының иң танылганы - “1С:Предприятие” – предприятиеләр һәм учреждениеләр белән идарә итү һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен ERP-класс чишелешләре. Әлеге системалар инновацион технологик платформада төзелгән, ул корпоратив чишелешләрне, “болыт” сервисы (SaaS) режимындагы һәм мобиль җайланмалардагы эшне югары сыгылмалылык, масштаблылык һәм җитештерүчәнлек белән тәэмин итә.

"1С:Предприятие" идарә итүне һәм исәп-хисапны автоматлаштыру өчен уңышлы рәвештә араларында кече эшмәкәрлектән алып эре корпорацияләр һәм дәүләт структуралары булган 1 500 000 оешмада кулланыла. Система Россиянең ERP базарында автоматлаштырылган эш урыннары буенча беренче урынны били.

“1С” фирмасы кулланучылар белән партнерлар челтәре аркылы эшли, ул үз эченә 25 илдән 10 меңнән артык даими партнер, шул исәптән 1С:Франчайзи челтәренең 7500 артык сертификацияләнгән компаниясен ала.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

"1С" фотосы