Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Рэпер L’One WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының илчесе

Рәсми чара

08.08.2018, 15:26

1/3

WorldSkills Kazan 2019 төркеме исәпкә артты. 8 августта Көньяк Сахалинскта VI «Яшь һөнәр ияләре» Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) Финалы ачылу тантанасы кысаларында 2019 елда Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның дөнья чемпионатына яңа илче аталды. Ул – музыкант Леван Горозия (L’One).

Дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән Илче шарфы белән WorldSkills Kazan 2019 логотиплы статуэтканы аңа Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Ирина Потехина, «Яшь һөнәр ияләре (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең генераль директоры Роберт Уразов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тапшырды.

L’One аңа күрсәтелгән ышанычка каршы Чемпионатны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте һәм әлеге чараның бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап узды.

«Әгәр бүген без яшьләргә һөнәр сайларга һәм кирәкле күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итсәк, иртәгә алар сөенә-сөенә һәм горурланып эшләячәкләр», – дип уртаклашты фикерләре белән музыкант.

Тантаналы өлеш төгәлләнгәч, «Кристалл» Спорт сарае каршындагы сәхнәдә L'One Сахалин өлкәсе халкы өчен ачык концерт белән чыгыш ясады.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының илчесе – ул һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья беренчелеге программасы. Аны үткәрү хокукын Казан 2015 елда откан иде. Программада катнашырга дип үз һөнәрләренең осталары буларак танылган сәләтле шәхесләр һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Дөнья чемпионаты илчеләре яшьләр арасында һөнәри осталыкның таралыш алуына ярдәм итәләр һәм үз мисалларында икътисадый үсеш һәм шәхси уңыш өчен эшче белгечлекләр вәкилләренең осталыклары никадәр әһәмиятле булуын раслыйлар.

L’One – WorldSkills Kazan 2019 дөнья беренчелегенең бишенче илчесе. 2017 елның февраль ахырында беренче илче булып танылган пешекче һәм ресторатор Аркадий Новиков билгеләнде, ә Краснодарда үткәрелгән V WorldSkills Russia Милли чемпионатының финалы вакытында илче итеп танылган журналист һәм «ЛавкаЛавка» фермерлык кооперативын барлыкка китерүче Борис Акимов аталды. Чемпионатның өченче илчесе – танылган автоузышчы Владимир Чагин, дүртенчесе – космонавт Сергей Крикалев.

L’One – үз иҗатын таныту өчен Интернетны файдаланып, Россия музыка базарында үзенең алдынгы урынын яулый алган Россия рэперы, Black Star лейблы резиденты. 2016 елда L’One чыгарган «Гравитация» альбомы, Apple компаниясенең редакциясе фикеренчә, елның иң яхшы рус телле пластинкасы буларак бәяләнде. Ул WorldSkills Russia белән актив хезмәттәшлек итә һәм шушы вакыт эчендә Hi-Tech 2017 чемпионатында һәм WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатында булып кайтты.