Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Һөнәри осталык бәйрәме: Казанда SKILLS BAZAAR узды

Рәсми чара

16.09.2018, 14:06

Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек финиш сызыгына чыкты: август аенда “Эшче куллар Олимпиадасы” башланырга бер ел калуны билгеләп уздык. 16 нчы сентябрьдә Таулар-Әмәт урманында узган SkillsBazaar – “эшләр ярминкәсе” дә шушы вакыйгага багышланган иде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, шулай ук WorldSkillsInternational техник директоры Джейн Стоки чараның кунаклары булдылар.

“Мондый бәйрәмнәр безгә зур эшне гамәлгә ашырырга – яңа мәдәниятне алга этәрергә мөмкинлек бирәләр. Профессияләр фестивалендә без өлкәннәрне дә, үзләрен сынап карау тормышларында нәрсә теләгәннәрен ачыклый ала торган яшьләрне дә күрүебезгә шатбыз”, - дип белдерде Рафис Борһанов.

“Таулар-Әмәт урманы паркына килүчеләрнең күбесе яңа һөнәрләрне сынап карадылар: мастер-классларда катнашып, алар үз куллары белән нәрсәдер эшләп, үзләрен теге яки бу һөнәрдә сынап карадылар. Бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева. Аның сүзләренчә, мондый бәйрәмнәр даими рәвештә уздырыла башларга да мөмкин.

“WorldSkillsInternational халыкара оешмасы исеменнән Татарстан Республикасына шушындый мөһим һәм кирәкле чараны оештырганы өчен рәхмәт белдерәм. Күнекмәләр тормышны үзгәртергә сәләтле. Без сезне киләсе елга Казанда узачак 45 нче дөнья чемпионатында түземсезлек белән көтәбез”, - диде Джейн Стоки.

Таулар – Әмәт урманы бу көнне осталарның уникаль пространствосына әйләнде, бирегә килгән һәр кеше үзен яңа рольдә – флорист яки агач эшләре остасы, пешекче яки чәчтараш ролендә сынап карый алды. Стилистлар һәм визажистлардан мастер-класслар, фотосурәткә төшерү серләренә төшенү, тюнинг-остаханә, радиоидарәле машиналар – паркка килүчеләр үзләре өчен эшчәнлекнең өр-яңа өлкәләрен ачтылар – дәресләр 17 остаханәдә уздырылды.

Эшче куллар бәйрәме кунаклары буларак  эретеп ябыштыру эшләре королевасы буларак дан алган Александра Ивлева да чакырылган иде. “Эретеп ябыштыручылар - супергеройлар” командасы белән берлектә ул бу остаханәгә килүче казанлылар өчен мастер-класслар уздырды.

“Эретеп ябыштыру эшләре королевасы” – минем иҗади псевдонимым. Мин замана рссамы, минем максатым – кешеләргә эретеп ябыштыру осталыгының булдыра алмастай эш түгеллеген аңлату.  Аның төп нигезләренә төшенү өчен 15 минут җитә, аннан соң инде моңа чынлап торып өйрәнә башларга да мөмкин”, - ди Александра. Рәссам кыз үз идеяләрен тормышка ашырыр өчен материал эзләвен һәм эретеп ябыштыру станогында эшләп караганнан  соң моның аңа бик туры килеп торуын аңлавын әйтә.

“Мин интерактив скульптуралар, паблик-арт ясыйм. Бу эшнең чынлап та кызык икәнлеген күрсәтер өчен белем бирү программаларында катнашырга тырышам, безнең мөмкинлекләр чиксез бит ул.  Мине якыннарым һәм дусларым хуплап торалар, мнем үз эшемне тапканлыгымны аңлыйлар”, - ди Александра Ивлева.

Чаллы шәһәренең “Кванториум” балалар технопаркы командасы “Лазер технологияләре” компетенциясе буенча биремнәрне эшләп күрсәттеләр. Мастер-классларны WorldSkills стандартлары буенча чемпионатлар призерлары уздырды, алар лазер станогын программалаштыру турында сөйләделәр һәм төрле эшләнмәләр ясап күрсәттеләр. 

Казанның мәгълүмати технолоияләр һәм элемтә техникумы профессионаллары җитәкчелегендә кунаклар робот-джойстик белән идарә итәргә өйрәнделәр һәм аның төрле биремнр эшләгәнен карап тордылар.

Кулинарлык эше буенча мастер-классларны Татарстан Республикасы Кулинарлар ассоциациясе вәкилләре уздрды. Ялган эклер нәрсә була ул, кетердәп торган камырга төрелгән диңгез ризыкларын ничек әзерләргә? Болар турында Рөстәм Рәхимов, Руслан Максимов һәм Игорь Павлов сөйләделәр.

Казан сәүдә-икътисад техникумы командасы өстәлне матур итеп бизәү һәм өстәл яны этикеты буенча мастер-класслар уздырды.  Җиләк-җимешләрне тәлинкәләргә матур итеп тезәргә, алкогольсез коктейльләр әзерләргә, шулай ук салфеткаларны матур итеп куярга өйрәттеләр алар.

Флористика буенча мастер-классларны профессионаллар – “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia 2017) милли чемпионатының “Флористика” компетенциясендә җиңү яулаган кешеләр уздырды.  Үз кулларың белән матур чәчәк бәйләме ясарга өйрәттеләр биредә. Остазлар роендә  “О, Мой Борщ!” студиясе шеф-флористы Максим Вотяков, “Дари” чәчәкләр остаханәсенең арт-директоры, шеф-флористы Дарья Доленговская, “Дари” мәктәбе укытучысы Диана Субхангулова чыгыш ясадылар.

Казан технология һәм дизайн колледжы вәкилләре уздыра торган мастер-классларда кием-салым эскизларын ясарга, гадәти булмаган мәрҗәннәр эшләргә өйрәттеләр. Stoneberry's натураль ташлардан бизәнү әберләре ясау остаханәсе мастеры Маргарита Матяж бу эшнең серләренә төшендерде, ә  Наҗия Галимова калфак – хатын-кызлар баш киемен ясарга өйрәтте.

Казан халык сәнгате эшләнмәләре техникумы осталары  командасы агачны чокып эшләргә, керамик эшләнмәләр ясап карарга теләүчеләргә ярдәмгә килделәр.

Биредә теләге булган һәр кеше үз куллары белән сувенир эшләп карый һәм аңа махсус чүкеч белән үз исемен чүкеп яза алды хәтта. BILBAU остаханәсе иясе Марат Бәйрәмгулов бик теләп бу эшнең серләренә төшендерде.

Казан төзелеш колледжы командасы плитә ябыштыру һәм плитәне кул кораллары ярдәмендә кисү буенча дәресләр уздырдылар.

Казандагы гадәти булмаган остаханәләрнең берсендә кунакларны бетоннан уникаль эшләнмәләр ясарга өйрәттеләр. Остаз исә архитектор һәм дизайнер , GARAGE FACTORY сәнәгать дизайны студиясенә нигез салучыларның һәм аның ияләренең берсе Тимур Закиров.

Илья Бадыкшанов, Константин Максимов һәм Александр Николаев – Qullar студиясеннән булган предмет дизайны осталары. Алар уздырган мастер-классларда гадәти булмаган әйберләрдән һәм материаллардан үз кулларың белән интерьер төзергә була иде. Мастер-классаларда тимер чыбыкларны эретеп ябыштыру юлы белән  геометрик яктырткычлар эшләп карарга да мөмкин иде.

Коры төзелеш мәйданында бөтен гаилә әгъзалары өчен мастер-класслар узды. Үз кулларың белән ясаган сувенирларны өйгә алып кайтып китәргә дә була иде. Гипрок пофессиональ төзелеш юнәлеше җитәкчесе, Сен-Гобен академиясенең (Мәскәү) гипс материаллары буенча әйдәп баручы тренеры Николай Ильницкий “Гипрок” һәм “Вебер Ветонит” мастер-класслар узды.

Көн дәвамында Beauty-остаханәләр эшләп торды. Халыкара срвис колледжы вәкилләреннән күрсәтмә мастер-классларны WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының “Эстетик косметология” компетенциясе буенча 6 эксперты һәм команда әгъзалары уздырдылар. Биредә шулай ук талантлы визажист һәм “Ямьле” төркеме җырчысы Вероника Кузнецовадан, STUDIO 13 шәхси матурлык студиясе иясе Елена Гыйльметдиновадан мастер-класслар узды. Халыкара сервис колледжы белгечләре исә дизайнерлык маникюры буенча мастер-класслар уздырдылар.

41 нче санлы профессиональ колледж командасы тамашачыларга студиядә фотога төшерүнең төп нигезләре турында сөйләделәр. Яктылыкны ничек дөрес итеп куярга, фотоаппаратны ничек көйләргә һәм ракурсны ничек сайларга – теләгән һәр кеше үзен фотограф һәм модель ролендә сынап карый алды. Биредә “Видимый цвет” тулы цикл студиясе директоры Тимур Шәйхетдиновтан да мастер-класслар узды. 

“МояГонка.рф” радиоидарәле машиналар спорт мәктәбе җитәкчеләре  Равил Гарипов һәм Айрат Шәкүров “дрифт”, “шорт корс”, “багги”, “монстр-трак” классларында дәресләр уздырдылар. Биредән һәр кеше радиоидарәле машиналар төзелеше белән танышып һәм  аларның балалар уенчыклары түгел, ә чын профессиональ техника икәнлеген аңлап киттеләр.

Тюнинг-остаханә җитәкчеләре реаль вакыт режимында автомобиль өчен индивидуаль җиһаз эшләп күрсәттеләр. Барлык эшләр дә тамашачы карап торганда башкарылды.  Мастер-классны FriDayCustom нигез салучысы Рамил Һидиятуллин уздырды.

Мәйданда шулай ук фуд-корт һәм махсус фотозона да бар иде. Шулай ук бу бәйрәмдә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты талисманнары - Алмаз һәм Алтынны да күреп булды.

Чара Gyproc (Saint-Gobain компаниясе бүлекчәсе), Lincoln Electric һәм Coca-Cola компанияләре ярдәмендә узды.

Gyproc

“Сен-Гобен” (Saint-Gobain) компанияләр төркеменең гипс бүлекчәсе Россиядә Gyproc (Гипрок) бренды белән тәкъдим ителгән, ул гипс һәм махсус эшләнмәләр, гипс нигезендәге катнашмалар, шулай ук түшәм системалары,  тиз һәм сыйфатлы монтажлау эшләре өчен кирәк-яракларны дөньядагы иң зур җитештерүче булып тора. Бүлекчә үз эшчәнлеген клиентларның – төзүчеләрнең, архитекторларның, инвесторларның ихтыяҗларын максималь канәгатьләндереп, дөньяның 50дән артык илендә алып бара.

Gyproc бүлмәләрне, биналарны уңайлы һәм матур итеп эчтән тышлау һәм системалы төзелеш өчен профессиональ инновацияле чишелешләр тәкъдим итә.

Lincoln Electric

Lincoln Electric йөз елдан артык кулланучыларны эретеп ябыштыру һәм эретеп кисүнең инновацияле, сыйфатлы һәм нәтиҗәле алымнары белән тәэмин итәргә омтыла. Әлеге омтылыш безнең технологик өстенлек һәм бөтен дөнья буенча киң производство һәм дистрибьюторлык мөмкинлекләребез белән кушылып, һәр клиент өчен оптималь чишелеш тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Компания эретеп ябыштыру хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә инновацияле чишелешләр тәкъдим итү буенча дөньякүләм лидер булып тора.

2010 елның октябрендә  Lincoln Electric  Россиядә эретеп ябыштыру материалларын җитештерү һәм Россия клиентларының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен “Межгосметиз” сәүдә йорты” ҖЧҖ һәм “Межгосметиз-Мценск” АҖ сатып алды.

Россиядә Coca-Cola системасы

Россиядә Coca-Cola системасы  “Кока-Кола Софт Дринк Консалтинг” һәм Coca-Cola HBC Россия компанияләре белән тәкъдим ителгән. Coca-Cola системасы   — югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләр җитештерү буенча лидерларның берсе һәм Россия икътисадына иң зур инвесторларның берсе булып тора.

Бүгенге көндә Россиядә Coca-Cola системасы инвестицияләре 5,7 миллиард доллардан артып китә. Россиядә барлык эчемлекләрне җитештерү өчен ингредиентларның һәм материалларның 90 %ан артыгы Россия тәэмин итүчеләреннән алына. 

Россиядә Coca-Cola системасы  8 000 югары әзерлеке хезмәткәрләргә эш урыннары бирә һәм арадаш тармакларда  60 000 нән артык өстәмә эш урыннары тәкъдим итә.

Россия территориясендә безнең продукция линейкасы үз эченә түбәндәге югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләрне ала:  Coca-Cola, Coca-Cola Zero, Fanta, Sprite, Powerade, BonAqua, Schweppes, Fuzetea, “Добрый”, Rich, “Моя Семья”, Pulpy, Burn и Monster, smarwater, Adez.

 Coca-Cola системасы социаль – җаваплы сәясәтне гамәлгә ашыра һәм Россия тормышының аерылгысыз өлеше һәм илнең икътисадый үсешенең актив катнашучысы булуы белән горурлана.

Компания эшчәнлеге турында тагын да тулырак мәгълүмат белән www.cocacolarussia.ru сайтында таныша аласыз.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте