Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казандагы дөнья чемпионатында катнашу өчен үзгәрешләр лидерларын сайлап алу ачык

Рәсми чара

04.04.2019, 14:56

1/2

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасының милли трегында катнашу өчен үзгәрешләр лидерларын бөтенроссия онлайн сайлап алу старт алды. Мәгариф өлкәсендәге иң яхшы чаралар авторлары кадрлар әзерләүнең милли системасын үстерүнең төп проектлары картасын формалаштыруда катнашачаклар.

2019 елның августында Казан дөньяның һөнәри осталык башкаласына әйләнәчәк: һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22 августыннан 27 сенә кадәр узачак. Анда дөньяның 69 иленнән 1500 конкурсант катнашып, 56 компетенциядә ярышачаклар. Чемпионат Россиядә 2019 елдагы иң масштаблы халыкара чара булачак.

WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасында катнашучылар икътисадларны кадрлар белән тәэмин итү өлкәсендә актуаль дөньякүләм мәсьәләләрне караячаклар һәм күнекмәләрне үстерүнең иң яхшы дөньякүләм практикалары һәм кораллары белән танышачаклар. Конференция мәйданында WorldSkills хәркәтендә катнашучы 80 ил вәкилләре – киләчәк заман икътисадын кадрлар белән тәэмин итү буенча глобаль мәсьәләләрне формалаштыручы лидерлар җыелачак.

Бөтенроссия сайлап алу финалистлары шулай ук дөнья чемпионатының эшлекле программасында да катнаша алачаклар. Алар өчен өстәмә рәвештә  “Белем бирү һәм кадрлар әзерләү милли системасын үстерү” проектлау сессиясе дә оештырылачак. Моннан тыш аларга проектларын милли стейкхолдерларга күрсәтү һәм “Әзерлекнең милли системасын үстерү лидерлары” профессиональ берләшмәсенең бер өлеше булу мөмкинлеге дә бирелә.

Сайлап алуда катнашуга Россиядә яшәүче, үзләренең проектларын, идеяләрен һәм инициативаларын тәкъдим итәргә әзер булган барлык кешеләр дә яшь чикләвеннән башка чакырыла. Проектлар, идеяләр WorldSkills  коралларын һәм алымнарын кулланып, кадрларны әзерләү системасын үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиешләр яки алар белем бирүнең челтәр модельләрен ясау, белем бирү продуктларының яңа форматларын әзерләү проектлары булырга мөмкиннәр.

Гаризалар 2019 елның 25 апреленә кадәр онлайн-платформа аша кабул ителә. Сайлап алуны уңышлы узу турында катнашучыларга 13 майда хәбәр ителәчәк. Сайлап алуда катнашкан балигълык яшендәге урта профессиональ яки югары белемле финалистлар Россия Ворлдскиллс Академиясеннән “Лидеры национальной системы образования и подготовки” квалификация күтәрү программасында катнаша алалар.

Ул “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалының эшлекле программасы кысаларында узачак. Программа нәтиҗәләре буенча катнашучылар квалификация күтәрү турында тиешле үрнәктәге таныклыклар алачаклар. 

Сайлап алуны оештыручылар сыйфатында “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), “Россия – мөмкинлекләр иле” КБАО һәм  НТИ “20.35” университеты чыгыш ясый. Сайлап алу шартлары белән тулырак http://ws.2035.university сайтында танышырга була.

“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы матбугат хезмәте