Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 оештыручылары Чемпионатның яңа сайты эшләтеп җибәрелү турында хәбәр иттеләр

Рәсми чара

11.10.2017, 16:18

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатының рәсми сайты Интернет челтәрендә эшләтеп җибәрелгән һәм аңа https://worldskills2019.com/, шулай ук worldskillskazan2019.com. адреслары аша керергә була.

Яңа сайт өч: рус, татар һәм инглиз телләрендә. Аны булдыручылар портал дизайнының веб-дизайнның барлык заманча тенденцияләре нигезендә һәм WorldSkills Kazan 2019 фирма стиленә туры китерелеп эшләнгәнлеген ассызыклыйлар.

Чемпионатның рәсми интернет чыганагы смартфоннардан алып гаҗәеп көчле десктопларга кадәр булган барлык җайланмаларда карау өчен җайлаштырылган.

Сайтта һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә уздырыла торган дөньякүләм ярышлар спецификасы, алда торган Чемпионатка кагылышлы булган һәм шулай ук кабул итүче як: WorldSkills Kazan 2019 чарасын оештыручы шәһәр, төбәк һәм ил турындагы мәгълүматларны табарга була.

Сайтның структурасы һәм контенты Чемпионатка әзерлек алга барган саен киңәячәк һәм яңарачак. Якын арада яңалыклар тасмасы һәм фотоальбомнар да барлыкка килер дип планлаштырыла.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте