Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Conference 2019 кысаларында цифрлы трансформация һәм ясалма интеллект үсешенең хезмәт базарына һәм мәгариф системасына йогынтысы хакында фикер алышачаклар

Цифрлы эра хезмәткәрләрдән белем һәм күнекмәләрнең яңа җыелмасын таләп итә. Аларның эшен тагын да нәтиҗәлерәк итүче алдынгы цифрлы күнекмәләргә ия булган белгечләргә ихтыяҗ арта бара. Миллион кеше үзеннән киләсе 5-10 елда хезмәт базарында кирәкле булу өчен ни эшләргә, нинди күнекмәләр һәм белемнәр үзләштерергә икән дип сорый.

“Цифрлы трансформация глобаль бизнес-ландшафтны һәм аның барлык бизнес-процессларын тамырдан үзгәртә. Шуңа бәйле рәвештә аналоглы бизнес-процессларны цифрлы яссылыкка күчерә алучы, цифр һәм башка мәгълүмат анализы нигезендә идарә итә һәм карарлар кабул итә белүче белгечләргә кытлык туа”, - ди “РФ цифрлы икътисады” милли программасының цифрлы икътисад өчен кадрлар буенча компетенцияләр үзәге координаторы һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты эшлекле программасының “Киләчәккә әзерлек: гомер буе белем алу” сессиясе модераторы Олег Подольский.

Дискуссия кысаларында катнашучылар шулай ук “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектын гамәлгә ашыру хакында фикер алышачаклар. Ул цифрлы грамоталылыкны арттыру һәм олы яшьтәгеләрне цифрлашуга яраклаштыру, талантларга ярдәм итү һәм гомер буе белем алу концепциясен гамәлгә ашыру, профессионалларны яңача әзерләү һәм тулы цифрлаштыру эрасында уңышлы эшләү өчен кирәкле белемнәр үзләштерүдә ярдәм итү кебек әһәмиятле мәсьәләләргә кагыла.

Моннан тыш, хезмәт базары таләпләре нигезендә цифрлы икътисадның төп компетенцияләренә ия булган халыкның киң катламнары тарафыннан тиз һәм түләүсез үзләштерү өчен цифрлы сертификатларны тиз арада кертү темасы җентекләп яктыртылачак.

Бу хакта тулырак мәгълүмат һәм теркәлү түбәндәге сылтама аша https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте