Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Дөнья дәрәҗәсендә: “Казан Экспо”да WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ярышлары өчен мәйданчыкларны монтажлау буенча эшләр төгәлләнде

Рәсми чара

17.08.2019, 07:46

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын үткәрүгә тулысынча әзер. Объектта ярыш мәйданчыклары төзелеше тәмамланды. 23 августта, чемпионат ачылу тантанасыннан соң икенче көнне биредә һөнәри осталык буенча ярышлар старт алачак.

Мәйданы 58 га тәшкил иткән “Казан Экспо” Татарстан башкаласын WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын үткәрү өчен кирәкле мәйданчыклар белән тәэмин итү өчен махсус төзелде. “Казан” аэропорты һәм тимер юл станциясе терминалы белән өсте капланган күчеш юлы белән тоташкан объект оештыручылар һәм аның территориясендә узган зур чара кунаклары тарафыннан сынап каралды инде.

“Ачылганнан бирле комплекс берничә тапкыр уңышлы рәвештә масштаблы чаралар, меңәрләгән кунаклар кабул итте. Әмма безнең алда үзенчәлекле бурыч торды – һәр компетенциянең үзенчәлеген, энергия белән тәэмин итү, үткәрү, яктылык, куркынычсызлык буенча таләпләрне исәпкә алырга,  дөнья стандартларына җавап бирүче мини-җитештерүләр төзергә кирәк иде, - дип сөйләде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин. – Павильоннар һәм хезмәт күрсәтү зоналарын әзерләү артыннан контроль төзелеш этабында да, җайланмаларны алып килү һәм урнаштыру этабында да, шулай ук объектны сынаганда да реаль вакыт режимында гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта “Казан Экспо” WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын кабул итүгә тулысынча әзер”.

"Мәйданчыкларда барысы да яхшы. Мәйданчыкларның техник администраторлары һәм чемпионат оештыручылары зур эш башкарып чыктылар. Компетенцияләр белән идарә итүче командалар ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрә алачак", - дип билгеләп үтте WorldSkills International техник директоры Джейн Стоки.

Үткән вакыт эчендә “Казан Экспо”да колоссаль әзерлек эшләре башкарылды. Чемпионат вакытында “Казан Экспо” территориясе 56 төп компетенция, шулай ук Future Skills һәм Junior Skills буенча ярышлар үткәрү өчен 6 кластерга (A, B, C, D, E, F) һәм 3 хезмәт күрсәтү кластерына (K, L, M) бүленәчәк.

“Казандагы 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек финишка якынлаша. Без әлеге беренчелек барлык төп күрсәткечләр буенча да WorldSkills Internatinal тарихында иң масштаблысы булачагына өметләнәбез. “Казан Экспо”ның барлык кластерларының гомуми мәйданы 18,3 мең м2 артты.  56 төп компетенциядән тыш, мәйданчыкта беренче тапкыр FutureSkills – югары технологияле җитештерү һәм трансформацияләнүче икътисад өчен алдан кадрлар әзерләү өлкәсенең 25 компетенциясе буенча ярышлар үткәрү өчен аерым блок бүленеп бирелде. Яшь катнашучылар ярышлары Worldskills Junior чемпионатының 13 компетенциясе буенча узачак, бу Абу-Дабида үткәрелгән дөнья беренчелеге белән чагыштырганда унга күбрәк”, - дип хәбәр итте WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты техник директоры Александра Фёдорова.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте