Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда халыкара министрлар саммиты үз эшен башлап җибәрде

Рәсми чара

23.08.2019, 14:14

23 август көнне Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты мәйданчыгында узучы WorldSkills Conference 2019 кысаларында WorldSkills тарихында икенче тапкыр үз илләрендә кадрлар әзерлеге һәм һөнәри белем үсеше өчен җаваплы министрлар саммиты старт алды.

Саммитта дөньяның кырыктан артык иленнән килгән профильле ведомство башлыклары катнашачак. Бай эчтәлекле ике көнлек программа барышында министрлар белгечләр әзерләү системасын камилләштерү буенча иң алдынгы алымнар хакында фикер алышачак.

Сәламләү сүзе белән саммит катнашучылары алдында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады. Ул “һичшиксез, Министрлар саммиты - WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты Эшлекле программасының төп чараларының берсе” дип билгеләп узды.

Хәзерге заман икътисады шартларында мәгариф системасы һәм хезмәт базарына трансформация кирәк. Кадрлар әзерләү буенча яңа алымнар “шәхескә” юнәлдерелгән һәм массакүләм төсмергә ия булуны таләп итә, бу һәр хезмәткәрнең потенциалын ачарга булышырга мөмкинлек бирә. WorldSkills – мәгариф системасын үзгәртү, яңа стандартлар булдыру һәм кадрлар әзерлеген яңа заман таләпләренә туры килгән яңа дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге.

Үзенең чыгышында Татьяна Голикова Россиянең милли һөнәри белем системасы үсешендә WorldSkills инструментларын актив рәвештә куллануын, һәм алга таба да шулай эшләячәген ассызыклап узды. Шунысын искәртергә кирәк, саммит барышында катнашучыларга, чемпионнарны гына түгел, ә төрле ил белгечләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә һәм чагыштырырга мөмкинлек бирүче WorldSkills методологиясен кулланып, һөнәри белем бирү өлкәсендә нәтиҗәләр бәяләүне чагыштыру системасын камилләштерү буенча Россия инициативалары тәкъдим ителәчәк.

“Минемчә, Ворлдскиллс хәрәкәте һәм мәгариф системасын контрольдә тотучы хөкүмәт органнары симбиозы потенциалы тулысынча ачылып бетмәгән. Киресенчә, без бу тандемнан үз системаларыбызны актуаль реформалаштыру өчен нәтиҗәле механизмнар алу юлының башында гына әле. Шундый мәртәбәле саммит, әлбәттә, яңа идеялар гына түгел, ә аларны гамәли яктан тормышка ашыру буенча чын механизмнар барлыкка килгән уникаль мәйданчыкка әйләнәчәк”, - дип нәтиҗә ясады Татьяна Голикова.

Беренче көнне саммитта катнашучылар “Халыкара хезмәттәшлек үсеше – белем бирү нәтиҗәләре үлчәнеше һәм бәяләүнең  яңа алымнары” темасына фикер алышачаклар. Цифрлы икътисад киләчәк кешесе, компанияләре һәм дәүләтләре өчен яңа амбициоз максатлар куя. Яңа кадрлар әзерләү, кеше күнекмәләренә яңа таләпләр һәм аларны бәяләү буенча методикалар эшләү – тулаем алганда икътисад, мәгариф һәм дөнья берләшмәләренең төп бурычлары. Бу проблемаларга вакытында табылган җаваплар икътисад таләпләре һәм кадрлар әзерлеге арасындагы аерманы киметергә булышачак, милли икътисадларның динамик үсешенә ярдәм итәчәк.

Саммитның икенче көнендә катнашучылар “Киләчәк икътисады каршылыкларына җавап буларак талантларны үстерү – милли мәгариф һәм кадрлар әзерләү системасын үстерү буенча иң яхшы практикалар” темасына җентекләбрәк тукталачаклар. Шунысын билгеләп үзу мөһим: WorldSkills стандартлары кайбер илләрдә урта белем бирү өлкәсендә генә түгел, ә студентларны гамәли белгечлекләр буенча укытучы югары уку йортларында да кулланыла. Россия тәҗрибәсе WorldSkills инструментариеның урта һөнәри белем өлкәсенең традицион компетенцияләре өчен генә түгел, ә югары уку йортларында бирелүче белгечлекләр буенча яшьләрне әзерләү буенча да нәтиҗәле икәнен дәлилли. Бу юнәлеш халыкарага әйләнү өчен барлык шансларга да ия, чөнки WorldSkills стандартлары хәзерге вакытта эре халыкара компанияләр – глобаль базарлар лидерлары таләпләренә туры килүче булачак профессионаллар профилен төгәл һәм тулы сурәтләргә мөмкинлек бирә. Югары уку йортларының WorldSkills хәрәкәтенә кушылулары – бу эш бирүчеләр һәм һөнәри әзерлек системалары арасында барлык дәрәҗәләрдә дә нәтиҗәле диалог төзи алу мөмкинлеге.

“WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын үткәрү ярдәмендә без бүген әлеге мәртәбәле форумда катнашабыз. Саммит катнашучыларга кеше капиталы һәм кадрлар әзерләү белән бәйле төрле илләр өчен актуаль булган мөһим сораулар хакында фикер алышырга мөмкинлек бирер дип өметләнәм. Без, ихтимал, белем бирү һәм күнекмәләр өлкәсенең киләчәген билгеләүче очрашулар биредә, Татарстанда, Россиядә үтүенә бик шат”, - ди Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Саммит йомгаклары һәм төп нәтиҗәләре презентациясе 24 август көнне “Үзгәрешләр лидерлары яңа буынын әзерләү” финал дискуссия кысаларында узачак. Чарада Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева, WorldSkills International оешмасының стратегик сораулар һәм стратегик үсеш буенча комитеты рәисе Йос де Гой, цифрлы һәм технологик үсеш буенча РФ Президентының махсус вәкиле, Стратегик инициативалар агентлыгының “Яшь профессионаллар” юнәлеше директоры Дмитрий Песков, Африка союзының кадрлар, фән һәм техника мәсьәләләре буенча комиссары Сара Аньян Агбор, Азиядәге Champions Trust җитәкчесе Чираг Гоэль, Кытайның кеше капиталын үстерү һәм социаль яклау министры урынбасары Танг Тао, IBM компаниясендә программалар эшләүче һәм цифрлы үзгәрешләр бүлеге җитәкчесе, Лондон музее идарәчесе Линдси Герберт һ.б. катнашачак.

Катнашучылар нәтиҗәләр ясаячак һәм милли мәгариф системаларын халыкара чагыштыру өчен нәтиҗәле инструмент сыйфатындагы WorldSkills методологиясенә бәя бирәчәкләр. Әлеге инструмент киләчәктә халыкара стандартларга юнәлдерелгән илнең милли әзерлек системалары прогрессы дәрәҗәсен күзәтеп барырга ярдәм итәр һәм милли системалар нәтиҗәлелеге хакында объектив мәгълүмат бирер дип планлаштырыла, бу килеп чыккан рейтинг нигезендә милли сәясәт һәм дәүләт ярдәме программаларына нәтиҗәле төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бирәчәк.

“Министрлар саммиты – һөнәри белем һәм эшче кадрлар әзерләү системасы перспективалары хакында фикер алышу өчен эшче һөнәрләргә өйрәтү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрне җыйган уникаль мәйданчык. Яшь квалификацияле белгечләр потенциалын бәяләп бетермәскә ярамый – алар кешелекнең актуаль проблемаларына чишелешләр табарга сәләтле, әмма аларга дәүләт ярдәме кирәк. Саммитта без бергә үз мәгариф системаларыбыз өстендә эшләргә һәм алга таба бергә хәрәкәт итү өчен яшьләребезне инструментлар белән коралландыра алабыз”, - диде WorldSkills International Президенты Саймон Бартли.

2019 елның августында Казан халыкара һөнәри осталык башкаласына әйләнде: шәһәр WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионатын кабул итә.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда уза. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярыша.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте