Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Кытайның Тайбэй шәһәрендә WorldSkills флагы эстафетасының халыкара этабы тәмамланды. Алда – Россия буенча сәяхәт.

Эстафета

06.08.2018, 15:16

Кытайның Тайбэй шәһәрендә WorldSkills флагын каршы алдылар. Флагны хөрмәтләү тантанасы WorldSkills стандартлары буенча 48 нче милли чемпионат уздырылучы Тайчжун шәһәрендә үткәрелде. Тайчжун шәһәре халыкара этап кысаларындагы Эстафета маршрутында соңгы нокта булды. 8 августта Флаг Көньяк Сахалинскка китерелеп, шуннан аның Россия буйлап сәяхәте башланып китәчәк.

WorldSkills Internationalның махсус йомышлар буенча вице-президенты Сан-Кей Лин һәм Кытай Тайбэеның хезмәт министры Сюй Минчунь ханым тантананың шәрәфле кунаклары булды. Тантана барышында Флагка 1993 елда Кытай Тайбэенда уздырылган чемпионатның логотибы төшерелде. Тантана кунакларына киләсе елның августында Казанда узачак һәм, 50дән артык компетенциядә көч сынашыр өчен, бөтен җир шарыннан иң яхшы һөнәр ияләре җыелачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның дөньякүләм ярышларын тәкъдир иттеләр.

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып китте. Флаг чираттагы дөнья чемпионатын уздырачак Казан шәһәренә WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышында тапшырылды. Аннан соң аны Сочига кайтардылар һәм “Флаг эстафетасы”на старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде, анда ул ике айдан артыграк вакыт булып, 2018 елның февраль ахырында Җиргә әйләнеп кайтты. Флагның халыкара этабына исә Мадридта старт бирелде, шуннан соң ул һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын элегрәк елларда кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты.

 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте