Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“МегаФон” Казанда узачак WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты партнеры булачак

Партнерлар

12.09.2018, 06:41

1/3

“МегаФон” ААҖ Казанда һөнәри осталык буенча 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының цифрлы партнеры ролендә чыгыш ясаячак. Әлеге килешүне 2018 елның 12 нче сентябрендә Көнчыгыш икътисадый форумы (КИФ) 2018 кысаларында “МегаФон” операцион директоры Анна Серебряникова, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) һөнәри берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов имзаладылар.

Киешүне имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

“Безнең республика “МегаФон” компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Компания инде Татарстанда гамәлгә ашырылган күп проектларның, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәгеләрнең дә партнеры буларак чыгыш ясады. Бу юлы инде Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында уртак эшчәнлекне дәвам итүебезгә шатмын”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

“МегаФон” Россиядә цифлы киләчәк будыруга йөз тота, аның үсеше исә турыдан-туры кадрларга бәйле.  Компания чын профессионаллар әзерләүдә зур тәҗрибәгә ия  һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Операторның корпоратив университеты 800дән артык белем бирү программасы җитештергән. Компания эшләгән чорда андагы хезмәткәрләр  1 млн белем бирү курслары һәм тренинглар аша узганнар. Алар инновация өлкәсендә үсү, нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм катлаулы мәсьәләләрне чишү мөмкинлегенә ияләр.

“Заманча технологияләр зур тизлек белән үсәләр һәм тормышыбызның күп өлкәләрен, шул исәптән мәгариф өлкәсен дә үзгәртәләр. Традицион профессияләргә алмашка яңалары килә, кайбер вазыйфаларда кешеләрне хәтта роботлар һәм ясалма интеллект та алмаштыра башлады. Яшь белгечләр  замана таләпләренә яраклаша алсыннар өчен белем бирү процессы да үзгәрергә тиеш. Бизнесның һәм дәүләтнең бурычы - белем бирү системасына яңача якын килү, әлеге процессны, ул яңа буын вәкилләренә үз потенциалларын тулысынча ачарга һәм үзләрен яңа заман профессияләрендә күрсәтергә ярдәм итсен өчен,  индивидуальрәк итү, - дип белдере килешү имзалау тантанасында Анна Серебряникова. – WorldSkills дөнья чемпионаты – тәҗрибә алмашу һәм цифлы белем бирүгә карашлар буенча фикер алышу өчен яхшы мәйдан”.

“Казанда 70тән артык ил вәкилләрен бергә җыя торган шундый зур чараны уңышлы итеп уздыру өчен ышанычлы элемтә һәм интернет челтәренә тоткарлыксыз һәм тиз керү бик мөһим. Челтәрдәге гаять зур басымга карамастан, безнең бурыч тоткарлыксыз сервиска ирешү”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

WorldSkills Kazan 2019

2015 елның 10 августында  WorldSkills International (WSI) Генераль ассамблеясында  Россия һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Чемпионат Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак. Аның төп бурычлары – җәмгыятьнең игътибарын һөнәри күнекмәләрне үстерүгә тарту, һөнәрләрнең популярлыгын үстерү һәм югары һөнәри стандартлар булдыруга шартлар тудыру. Төрле профессия вәкилләре өчен бу чара Олимпия уеннарына тиң. Казанда узачак чемпионатта 70 илдән 1500ләп конкурсант 50 дән артык компетенция буенча ярышачаклар.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар ролендә WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) һөнәри берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казан шәһәре) чыгыш ясыйлар.  

МегаФон” компаниясе

“МегаФон” - Россиянең телекоммуникация базарында әйдәп баручы цифлы мөмкинлекләр операторы.  

Компания һәм аның кече предприятиеләре Россиянең барлык төбәкләрендә, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Таҗикстан республикаларында хезмәт күрсәтәләр. 2017 ел нәтиҗәләре буенча абонентларның гомуми базасы 77 миллионнан артык кешене колачлый.

Компания технологик новатор да булып тора: беренчеләрдән булып Россиянең барлык төбәкләрен 2G челтәре белән колачлады, 3G, LTE, LTE Advanced коммерцияле челтәрен җәелдереп җибәрде, 5G технологияләрен үстерә.

“МегаФон” - дәүләт күләмендәге һәм халыкара күләмдәге чараларда: Казанда узган Универсиадада, Сочида узган Олимпия һәм Паралимпия уеннарында  элемтә оештыру эшендә эксперт,  ПМЭФ партнеры, 2017 елдагы Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионаты чараларында инфраструктура белән тәэмин итүче һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтүче булды.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте