Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Samsung Electronics компаниясе - WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионатының Генераль партнеры

Партнерлар

20.05.2019, 12:02

Килешү Казанда VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы кысаларында имзаланды.

Samsung Electronics компаниясе, дөньяның әйдәп баручы кулланучылар электроникасы һәм мобиль җайланмалар җитештерүче, һәм WorldSkills International, төп максаты бар дөньяда һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү булган халыкара коммерцияле булмаган ассоциация, килешү төзеделәр. Килешү буенча, Samsung 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының Генераль партнеры булачак. Килешүгә кул VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы кысаларында куелды.

Samsung Electronics, “WorldSkills International”ның югары дәрәҗәдәге Халыкара тәкъдим итүче партнеры, WorldSkills хәрәкәктенә инде күп еллар булышлык итә. Халыкара дәрәҗәдә Samsung Electronics “WorldSkills International”га 2007 елдан бирле, хәрәкәтнең Тәкъдим итүче партнеры буларак ярдәм итә. Хезмәттәшлек кысаларында компания Samsung Skills (Сувон шәһәре, Көньяк Корея) үзәгендә дөнья чемпионатларында катнашучыларны әзерли. Үзәк яшь белгечләрнең һөнәри осталыкларын арттыру өчен махсус оештырылган.

“Ун елдан артык вакыт дәвамында Samsung компаниясенең юмарт ярдәме WorldSkills  хәрәкәтенең яшьләргә ярдәме һәм практик күнекмәләрнең үзгәртү көченә булышлык миссиясен уңышлы башкару өчен бик мөһим иде. Безнең хезмәттәшлегебез 45 нче дөнья чемпионаты вакытында да дәвам итүенә без бик шат. Samsung һәрвакыт тормышның товар җитештерү һәм керем алу гына түгеллеген аңлый. Әлеге компания, кайда яшәүләренә карамастан, яшьләргә аларның потенциалын ачарга ярдәм итә. Без “WorldSkills”та моның белән килешәбез, һәм безнең партнерлар булуыбыз закончалыклы”, - диде WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

 “Тиз үсеш темплары аркасында бүген Казан перспективалы сәнәгать һәм фән үзәкләренең берсе булып тора. Безнең беренче чираттагы бурычыбыз – әлеге юнәлешләрдә барлык дәрәҗәдәге квалификацияле кадрларны әзерләү. Мин безгә бу максатка ирешүдә дөньяның алдынгы технологияләр лидеры - Samsung Electronics компаниясе - WorldSkills стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының Генераль спонсоры белән хезмәттәшлеге ярдәм итәчәгенә ихластан шат”, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Samsung компаниясендә квалификацияле эшче көчләрнең сәнәгать өчен мөһим икәнен аңлыйлар, һәм осталыкның компанияләрнең һәм илләрнең конкурентлык сәләтен арттыруына ышаналар. Шуңа күрә  Samsung инде ун елдан артык осталыкны арттыру аша яшьләнең хыялларын һәм өметләрен тормышка ашырып, WorldSkills хәрәкәтенә булыша, - диде Samsung Skills үзәге генераль сәркатибе Дон Соб Джанг. – Мин Samsung компаниясенең WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын спонсорлавы Россиядә күп талантларны җәлеп итәр,  “WorldSkills”ның барлык әгъзаларын үзләренең кызыксынуларын һәм күнекмәләрне камилләштерү өлкәсендәге потенциалларын үстерүгә мотивация барлыкка китерер дип ышанам”.

2016 елдан башлап Samsung Skills үзәгендә Россия җыелмасы вәкилләренең дөнья чемпионатларына әзерлеге бара. Укытуның интенсив программасы Samsung Skills белгечләре һәм тышкы экспертлар катнашында бара. “Мобиль робототехника” компетенциясе буенча ел ярымга сузылган уңышлы белем алудан соң Казан студентлары Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатында икенче урын алдылар. Башка яшь белгеч, шул ук чемпионатта “CAD инженер дизайны” компетенциясендә катнашкан Альберт Минеев профессионализм өчен медаль алды. Әлеге бүләкне биремне тулысынча үтәгән һәм һөнәри әзерлекнең сыйфатлы дәрәҗәсен күрсәткән  WorldSkills ярышлары катнашучыларына бирәләр.

2018 елда ел ярымлык әзерлек программасы буенча Samsung Skills белем бирү үзәгенә “CAD инженер дизайны” һәм “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау” компетенцияләре буенча экспертлар тарафыннан сайланып алынган яңа укучылар җибәрелде.

“Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау” компетенциясе кандидаты, МИФИ студенты  Владислав Розов 2018 елда Мәскәү шәһәрендә узган төбәк чемпионатында беренче урын алды. “CAD инженер дизайны” компетенциясе катнашучысы, В.Д. Поташов исемендәге техник көллият студенты Станислав Джуманязов (Яр Чаллы шәһәре) Samsung Skills үзәгенә 2018 елда Татарстан Республикасында үткән “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында җиңгәннән соң чакырылган иде.

Samsung Electronics хакында

Samsung Electronics Co., Ltd. телевизорлар, смартфоннар, күчереп йөртелүче җайланмалар, планшетлар, камералар, көнкүреш техникасы, медицина җайланмалары, челтәр системалары, ярымүткәргечләр һәм яктылык диодлары эшләнмәләре җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе. Компаниянең офислары 79 илдә урнашкан. 1991 елдан башлап компания Россия базарында да эш итә. Samsung Electronics компаниясенең БДБ илләре буенча штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан. Моннан тыш, Мәскәүдә Samsung Тикшеренү Үзәге бар. Компаниянең кулланучылар техникасы чыгаручы заводы уңышлы рәвештә Калуга өлкәсе территориясендә эшли. 2018 елда компания Россиядә Ясалма интеллект үзәге ачты, үзәк Samsung Research бүлекчәләр портфелен тулыландырды һәм “Samsung”ның дөньядагы бишенче фәнни-тикшеренү учреждениесе булды. Шулай ук Samsung Россиядә актив рәвештә мәдәни һәм социаль-мәгариф инициативаларын үстерә.

Компания хакындагы соңгы яңалыклар белән танышу өчен Samsung Newsroom сайтына керегез.

WorldSkills International (WSI) хакында

WorldSkills International (WSI) – халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты булып бар дөньяда иң яхшы практикалар һәм һөнәри стандартларны гармонияләштерү һәм һәр илдә (шулай ук бар дөньяда да) һөнәри осталык конкурслары үткәрү юлы белән эшче һөнәрләр абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү.

WorldSkills International (WSI) Халыкара коммерцияле булмаган ассоциациягә 1953 елда нигез салынган. Хәзерге вакытта оешма эшчәнлегендә 77 ил катнаша. Үзенең миссиясе итеп WSI эшче һөнәрләргә игътибар җәлеп итүне һәм югары һөнәри стандартлар үстерү өчен шартлар тудыруны атый. Аның төп эшәнлеге – 22 яшькә кадәрле яшьләр өчен төрле дәрәҗәдәге һөнәри ярышлар оештыру һәм үткәрү. Ике елга бер тапкыр WorldSkills эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты уза, аны “Эшче куллар өчен Олимпиада” дип тә атыйлар. Хәзерге вакытта бу шундый төрдәге иң зур ярыш.

WorldSkills Kazan 2019 хакында

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә  WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

 

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте