Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 командасына Россия төбәкләреннән тагы 100 волонтер кушылачак

Волонтерлар

23.05.2019, 10:44

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалын үткәрү кысаларында КБАО “Волонтер үзәкләре ассоциациясе” һәм КБАО “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” волонтерлар мобильлеге программасын гамәлгә ашыру хакында килешүгә кул куйдылар.

Тантанада КБАО “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм КБАО “Волонтер үзәкләре ассоциациясе” советы рәисе урынбасары Иван Радько катнашты.

Килешү буенча, Россия төбәкләреннән килгән тагы 100 кандидат дөнья чемпионатында волонтер буларак катнаша алачак. “Волонтер үзәкләре ассоциациясе” аларның ярышлар вакытында Казанда яшәү һәм юл чыгымнарын үз өстенә ала.

“Без моңа бик шат. Россиянең волонтер үзәкләренең күптәнге партнеры буларак, без волонтерларның мобильлек программасында катнашуын берсүзсез хупладык. 3500 волонтерлы команда әзерләү барышында без Россиянең 85 төбәкләреннән килгән 15 мең заявка арасыннан 400 кеше сайлап алдык, шуңа өстәп 45 илдән 100 волонтер. Әлеге программа һәм бүген имзаланган килешү ярдәмендә безгә чемпионатка Россия төбәкләреннән инде сайлау үткән тагы 100 волонтер киләчәк. Без Россиядә беренчеләрдән булып әлеге программага керүебезгә һәм августта инде аны эштә күрсәтәчәгебезгә бик шат”, - дип билгеләп узды Александр Карпов.

“Волонтерлар мобильлеге программасы – “Мәгариф” милли проектының бер өлеше. “Мәгариф” - Россия территориясендә һәм чит илләрдә узучы зур вакыйгаларны оештыруга өлеш кертергә теләүче инициативалы гражданнарга ярдәм буенча социаль активлык федераль проекты. Волонтер үзәкләре ассоциациясе бу программаның операторы булып чыгыш ясый. Әлеге программа гамәлгә ашырылу кысаларында ел дәвамында ике меңнән артык кеше ярдәмгә исәп тота ала – моңа яшәү белән бәйле чыгымнар, бару-кайту чыгымнары керә. Әлеге программаның бурычы – волонтерларыбыз Сахалинда, Камчаткада, Краснодарда яки Самарада узучы чарада катнаша алсын өчен, аларның инициативаларын мобиль итү. Бу программа гамәлгә ашсын өчен без барысын да эшләячәкбез. Беренче нәтиҗәләр бар: инде августта Казанда узучы WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатына 100 волонтер киләчәк”, - дип сөйләде Иван Радько.

Исегезгә төшерәбез, 437 көнгә сузылган WorldSkills Kazan 2019 волонтер кампаниясе нәтиҗәләре буенча, 90 ил кандидатларыннан 15 меңнән артык заявка бирелгән. Ярышлар вакытында булышчылар командасын 3500 волонтер тәшкил итәр дип планлаштырыла.

Волонтер үзәкләре ассоциациясе – 2014 елда Россия Президенты инициативасы белән Сочида узган Олимпия уенннары волонтер программасы мирасын саклау һәм волонтерлар хәрәкәтен үстерү максаты белән оештырылган иң зур волонтер оешмасы. Ассоциация 142 оешма, шул исәптән, хәйрия фондларын, коммерцияле булмаган оешмаларны, университет һәм көллиятләрнең волонтер үзәкләрен, Россиянең 60 төбәгеннән ресурс үзәкләрен һәм дәүләт учреждениеләрен берләштерә.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте​​​​​​