Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары төркеме Сахалинда стажировка уза

Волонтерлар

07.08.2018, 09:35

Татарстаннан, Карелия, Свердлау, Иркутск, Новосибирск өлкәләре һәм Краснодар краеннан 20 волонтер 8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә үткәреләчәк «Яшь һөнәр ияләре» 2018 VI Милли чемпионат финалының ихтыярый ярдәмчеләре төркеменә керде. Яшьләр РФнең 38 регионыннан 700дән артык ихтыярыйдан тупланган тату оештыру комитетының ярдәмчеләре төркеме белән стажировка узачаклар.

Волонтерлар «Яшь һөнәр ияләре» 2018 VI Милли чемпионат финалын (WorldSkills Russia) оештыруда катнашып, чемпионатның 62 компетенциясен һәм 15 функциональ юнәлешен тәэмин итеп торачаклар. WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлар төркемен тәшкил иткән делегация «Атташе», «Протокол», «Эшлекле программа», «Экскурсион программа», «Туклануны оештыру» кебек төрле нокталарга таратылды.

«Без, ниһаять, биредә! Утрау безне аяз һава торышы һәм искиткеч табигате белән сөендерде. Сахалин волонтерлары безне җылы каршы алды, уңайлы урнаштырдылар һәм тәмле итеп сыйладылар, – дип уртаклашты беренче тәэсирләре белән Kazan Volunteers хәрәкәтенең активисты Радион Рафиков. – Көннең калган өлешендә без экипировка һәм аккредитация алу белән мәшгуль булдык, әйләнә-тирә белән таныштык. Кичкә оештыручылар безгә текә сюрприз – волонтерлар шәһәрчеген ачу тантанасын әзерләгән. Фейерверк һәм утлы шоу барыбызны да шаккатырды һәм шатландырды. Һәркайсыбызның никадәр үзенчәлекле һәм шушы искиткеч урынга – Сахалин утравына эләгүебез белән никадәр бәхетле булуыбызны да аңладык. Иртәгә үк өйрәнү тренинглары һәм беренче сменалар башланып китәчәк. Мин бик җитди вазыйфа башкарачакмын: «Туклануны оештыру» позициясендә волонтер булам. Өстәвенә, үзебезнең волонтер делегациябезнең «штаттагы» докторы да әле мин. Шулай итеп, чемпионатта катнашучыларның һәм кунакларның сәламәтлеге һәм яхшы кәефе минем кулларда!»

Милли чемпионатның барлык волонтерлары да сервислар тупламы, ягъни махсус кием-салым, туклану, шәһәр буйлап йөртелү белән тәэмин ителәчәк. Чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар өчен махсус волонтерлар шәһәрчегендә урнашу, ачылу һәм ябылу тантаналарына керү, шулай ук мәдәни һәм экскурсион программалар да каралган. Волонтерлар өчен мотивацион программа WorldSkills хәрәкәте экспертлары һәм чара кунакларыннан үзенчәлекле тренинглар һәм өйрәнү мәйданчыклары белән баетылачак.

Стажировкада катнашу һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлар хәрәкәтен бөтен Россиягә тәкъдим итү мөмкинлеге Татарстан Республикасының 15 актив егет-кызына һәм волонтерларны туплау буенча региональ ресурс үзәкләренең 5 вәкиленә насыйп булды. Ел дәвамында волонтерлар дөнья чемпионатының мәгълүмати кампаниясен һәм аның волонтерлар программасын тормышка ашыруда, шулай ук ихтыярыйлар өчен төрле проектларда да катнашып килде. Нәтиҗәдә, хәзерге вакытка Россия һәм 60тан артык илнең волонтерларыннан 8 000 нән артык гариза кабул ителде.

Волонтерларның Көньяк Сахалинскта туплаган тәҗрибәләре 2019 елның май аенда ук Казан төркеменә милли чемпионатның киләсе финалын оештыруда файда итәчәк. Ул Kazan Expoның яңа объектында дөньякүләм ярышлар алдыннан әзерлек рәвешендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталыкның 45 нче дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә. Дөньяның 60тан артык иленнән 1 600 дән артык яшь һөнәр иясе 56 компетенциядә көч сынашачак. Аларның чыгышларын 1 500 дән артык эксперт бәяләячәк. Ярышларны оештыруда Россия һәм башка илләрдән 3 500 волонтер катнашачак. Чараларның мәйданчыгын 250 000 дән артык тамашачы күреп китәчәк дип көтелә. Төп чемпионат кысаларында беренче тапкыр 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары арасында JuniorSkills дөнья чемпионаты үткәреләчәк.

WorldSkills Kazan 2019 Һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын Оештыру комитетының Мәгълүмат хезмәте