Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда Япониянең WorldSkills делегациясе булып китте

Рәсми чара

26.05.2018, 14:14

Бу атнада Казанда Япониянең WorldSkills делегациясе булып китте. Кунаклар Казанда 2 көн булу вакытында уку йортларында да, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының төп объекты булган “Казан Экспо” да да булырга өлгерделәр.

WorldSkills Japan вәкилләре Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында һәм Казан сәүдә-икътисад техникумында да булдылар, алар өчен уку йортлары буйлап экскурсияләр оештырылды. “Бу ике уку йорты да бик яхшы җиһазландырылганнар. Барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган, өйрәнүләр өчен шартлар яхшы”, - дип үз фикерләрен белдерделәр кунаклар.

“Казан Экспо”ны карау кысаларында аларны булачак күргәзмәләр үзәгенең масштабы таң калдырды.Кунаклар шулай ук дөнья чемпионатында катнашучылар урнашачак WorldSkills авылында да булдылар, булачак ярышларны оештыручылар белән киңәшмәләр уздырдылар.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте