Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Казан Арена” WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасына әзерләнә

Рәсми чара

26.08.2019, 13:33

Иртәгә, 27 август көнне “Казан Арена” стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узачак.

Ябылу тантанасының төп вакыйгасы конкурсантларны алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләү булачак (якынча 130 медаль). Төп бүләкләрдән тыш, югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларны “Югары осталык өчен медале”, Альберт Видал исемендәге премия һәм “Илнең иң яхшы вәкиле” медале белән билгеләп үтәчәкләр.

Оештыручылар матур динамик программа әзерләделәр. Тантанада Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, BRIO SONORES, шулай ук LOBODA һәм Филипп Киркоров кебек артистлар чыгыш ясаячак.

Тантана финалында чемпионат флагын WorldSkills Shanghai 2021 дөнья чемпионатына әзерлек башлаган Кытай вәкилләренә тапшырачаклар.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда уза. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярыша.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте