Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Хайме Сааведра: “Бүгенге көндә һәр дәүләтнең үсеп килүче буын үсешенә өлеш кертүе киләчәк буыннарның уртак кеше капиталын формалаштыруда нигез булып тора”

Бөтендөнья банкы төркеменең белем бирү буенча глобаль директоры Хайме Сааведра WorldSkills Conference 2019 халыкара конференциясен ачачак “Дөнья куркыныч астында: үзгәрешләр чорында адаптация, уңыш һәм чәчәк ату күнекмәләре” дип аталган пленар сессиянең хөрмәтле кунакларыннан берсе булачак.

Бөтен һөнәри эшчәнлеге дәвамында ул хәерчелек һәм иҗтимагый тигезсезлек дәрәҗәсен киметү, шулай ук мәгариф һәм хезмәт базарын үстерү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.

Сааведра әфәнде үз эшчәнлегендә мәгариф системасына, аерым алганда, анда укытучының роленә зур игътибар бирә. Аның фикеренчә, һәр илдә миллионлаган балаларның тормышын баетучы һәм үзгәртүче максатчан һәм үз эше белән мавыккан педагоглар бар. Балаларыбыз һәм илләребезнең киләчәге педагогларның нәтиҗәлелегенә һәм җәлеп ителүенә бәйле. Чөнки нәкъ менә укытучы балада кызыксыну уята, белемнәрен саклый һәм тирәнәйтә, үз-үзенә биргән бәясен күтәрә һәм белем алуның аңлылыгын арттыра ала.

Гаҗәп, ләкин әгәр мәгариф системасында барысы да бары үз эшен генә үтәсә дә, зур прогресска ирешегә мөмкин. Һәм без бүгенге көндә бөтен дөньяда күзәтелгән глобаль үзгәреш шартларында геройларга гына таянып ята алмыйбыз. Технологик үсеш темплары мәгарифтә, бигрәк тә мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирүнең фундаменталь стадиясендә яңа алымнар таләп итә, дип саный Хайме Сааведра.

Чөнки бүгенге көндә һәр дәүләтнең үсеп килүче буын үсешенә керткән өлеше киләчәк буыннарның уртак кеше капиталын формалаштыру өчен нигез булып тора.

Бу хакта тулырак мәгълүмат һәм теркәлү түбәндәге сылтама аша “https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте