Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Таулар-Әмәт урманы бер көнгә остаханәләр киңлегенә әйләнә – Казанда SKILLS BAZAAR узачак

Рәсми чара

12.09.2018, 15:19

Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек финиш сызыгына чыга – август аенда “Эшче куллар олимпиадасы” стартына бер ел калуны билгеләп узган идек. Казанның Таулар-Әмәт урманында 16 нчы сентябрьдә узачак SkillsBazaar – “һөнәрләр ярминкәсе” шушы вакыйгага багышланган.

Якшәмбе көнне Казанның популяр паркларының берсе берничә сәгатькә үзенчәлекле остаханәләр киңлегенә әйләнәчәк. Биредә төрле юнәлешләргә караган тематик мәйданнар эшләве көтелә. Иртәнге 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бирегә килгән һәр кеше үзен теге яки бу һөнәрдә сынап карый алачак. Мисалга, флорист яки агач эшләре остасы, чәчтараш яки кондитер булып карарга мөмкин. Алар турында тулырак сөйләп китик.

Чара кунаклары - WorldSkills International техник директоры  – Джейн Стоки, шулай ук данлыклы эретеп ябыштыру эшләре королевасы Александра Ивлева.

Якшәмбе көнне Казанның популяр паркларының берсе мастерлар тарафыннан тәкъдим ителә торган уникаль урынга әйләнәчәк. Биредә иртәнге 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кешеләр үзләрен төрле юнәлешләрдәге осталар: флорист яки агач эшләре остасы, кондитер яки робот ясаучы һәм башкалар роендә сынап карый алачаклар. Чарага керү – ирекле. Парк кунаклары өчен 17 остаханә ачык булачак, аларда катнашу түләүсез.  

WeldQueen арт-сварка остаханәсе

Биредә уен һәм үзара хезмәттәшлек атмосферасында, махсус әзерләнгән киемнәрне киеп, металл арт-корылмалар ясарга өйрәнергә була. Теләгән һәр кеше үзен эретеп ябыштыручы роендә сынап карый һәм яңа профессиядә уникаль тәҗрибә ала ала.  Бу эшкә сәнгати якын килү аны киң аудиториягә дә аңлаешлы итә. Эретеп ябыштыру эшләре королевасы Александра Ивлева – замана рәссамы, перформер, скульптор, электр һәм газ белән эретеп ятыштыручы 3 разрядлы оста.

Нейроидарәле лазер технологияләре һәм LEGO

“Кванториум” балалар технопаркы командасы  (Чаллы шәһәре) “Лазер технологияләре” компетенциясе буенча биремнәрне башкарачаклар. Мастер-классларны WorldSkills стандартлары буенча чемпионатлар призерлары уздырачаклар,  алар лазер станогын программалаштыру һәм төрле эшләнмәләр барлыкка китерү турында сөйләрләр.

Тамашачыларны шулай ук LEGO роботларын җыю һәм программалаштыру буенча “Кванториум” укытучысы Алексей Сысолятин мастер-классы көтә. Катнашучылар башта Лего конструкторларыннан роботлар җыялар, махсус кушымта ярдәмендә аларның гамәлләрен программалаштыралар, аннан соң махсус җайланмалар ярдәмендә роботлар белән идарә итәләр. Мондый җайланмалар ярдәмендә нейроузышлар уздырырга, көч сынашырга була. Барлык мастер-классларда катнашу түләүсез, остаханә волонтерларына килеп язылырга гына кирәк.

Мобиль робототехника

Мобиль робототехника – WorldSkills компетенцияләренең иң югары технологиялеседер, мөгаен. Әлеге остаханәне сайлаучылар Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумыннан булган профессионаллар кул астында эшләячәкләр. Робот-джойстик белән идарә итәргә өйрәнәсегез яки аның ниләр эшләгәнен күзәтеп торасыгыз килсә, бирегә рәхим итегез.

Кулинарлык мастер-класслары

Кулинарлык мастер-классларыннан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Җитмәсә, аларны чын профессионаллар – Татарстан Республикасы кулинарлары ассоциациясе вәкилләре уздыра. Ялган эклер нәрсә була ул, кетердәп торган камырга төрелгән диңгез ризыкларын ничек әзерләргә? Болар турында сезгә Рөстәм Рәхимов, Руслан Максимов һәм Игорь Павлов сөйләрләр.

Ресторан сервисы

Казан сәүдә-икътисад техникумы командасы өстәлне матур итеп бизәү һәм өстәл яны этикеты буенча уздырачак мастер-класслар берәүне дә битараф калдырмаслар. Җиләк-җимешләрне тәлинкәләргә матур итеп тезәргә, алкогольсез коктейльләр әзерләргә, шулай ук салфеткаларны матур итеп куярга өйрәтәчәкләр биредә. 

10.00- 11.00 – Салфеткаларны матур итеп бөкләү буенча мастер-класс.

11.00-12.00 – Алкогольсез коктейльләр әзерләргә өйрәтү.

12.00- 13.15 – Өстәл әзерләү һәм өстәл яны этикеты буенча мастер-класс.

14.00-15.00 – Җиләк-җимешләрне тәлинкәләргә матур итеп тезәргә өйрәтү.

15.00- 16.30 – “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) чемпионатының “Бар” модулен башкаруны демонстрацияләү, алкогольсез эчемлекләр әзерләү.

16.30-17.00 - Салфеткаларны матур итеп бөкләү буенча мастер-класс.

Флористика

Флористика буенча мастер-класста профессионаллар – “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia 2017) милли чемпионатының “Флористика” компетенциясендә җиңү яулаган кешеләр кул астында үз кулларың белән матур чәчәк бәйләме ясарга өйрәтәчәкләр. Остазлар роендә   “О, Мой Борщ!” студиясе шеф-флористы Максим Вотяков, “Дари” чәчәкләр остаханәсенең арт-директоры, шеф-флористы Дарья Доленговская, “Дари” мәктәбе укытучысы Диана Субхангулова чыгыш ясыйлар. Үзең тудырган сәнгать әсәрен өйгә алып кайтып китеп була. Өйрәнү түләүсез, остаханә волонтерларына килеп язылырга кирәк булачак.

Fashion-остаханә

Казан технология һәм дизайн колледжы вәкилләре уздыра торган мастер-классларда кием-салым эскизларын ясарга, гадәти булмаган мәрҗәннәр эшләргә өйрәтәчәкләр. Stoneberry's натураль ташлардан бизәнү әберләре ясау остаханәсе мастеры Маргарита Матяж сезне бу эшнең серләренә төшендерергә әзер. Ә  Наҗия Галимова калфак – хатын-кызлар баш киемен ясарга өйрәтер. Наҗия – кием-салымнар һәм бизәнү әйберләре авторы, рәссам, дизайнер, мөселман стиле эксперты, никахка әзерлек буенча китап авторы.

Өйрәнү түләүсез, остаханә волонтерларына килеп язылырга кирәк булачак.

Халык һәм сәнгать һөнәрчелеге остаханәсе

Халык һөнәрчелеге серләре буыннан буынга тапшырылып килгән. SkillsBazaar мәйданында шуларның кайберләренең серләренә төшенергә мөмкин булачак.  Казан халык сәнгате эшләнмәләре техникумы осталары  командасы агачны чокып эшләргә, керамик эшләнмәләр ясап карарга теләүчеләргә ярдәмгә киләчәкләр. Моннан тыш әлеге остаханәдә ювелир әйберләрне читләү компетенциясендә катнашучы конкурсант фианитны эшкәртеп күрсәтәчәк. 

Күн эшләнмәләр остаханәсе

Биредә теләге булган һәр кеше үз куллары белән сувенир эшләп карый һәм аңа махсус чүкеч белән үз исемен чүкеп яза алачак. BILBAU остаханәсе иясе Марат Бәйрәмгулов сезне бик теләп бу эшнең серләренә төшендерер. Биредә катнашу тере чират тәртибендә барачак, эшләгән әйберләрегезне үзегезгә биреп җибәрәләр.

Плитә белән тышлау

Профессиягә яңача караш! Казан төзелеш колледжы командасы чын ир-атлар өчен мастер-класс уздырачак. Кече остаханә кунклары үзләрен плитә ябыштыру осталары ролендә сынап карый алалар. 

10.00-11.30 – Плитә ябыштыру буенча мастер-класс.

12.00-13.30 – Плитәне кул кораллары ярдәмендә кисәргә өйрәтү. Теләүчеләр плитәне төрле формаларда һәм размерларда кисеп карый алалар.

14.00-16.30 – Киселгән плитә кисәкләреннән мастер ясаган трафарет буенча мозаика төзергә өйрәтү.

Бетон эшләре остаханәсе

Әйе, бу бетон! Казандагы гадәти булмаган остаханәләрнең берсендә кунакларны бетоннан уникаль эшләнмәләр ясарга өйрәтәчәкләр. Җитәкче Тимур Закиров – архитектор һәм дизайнер, GARAGE FACTORY сәнәгать дизайны студиясенә нигез салучыларның һәм аның ияләренең берсе. Мастерның төп принцибы – файдалы һәм матур булган предметлар җитештерү. Мастер-класс 1, 5 сәгать барачак.

Предмет дизайны остаханәсе

Илья Бадыкшанов, Константин Максимов һәм Александр Николаев – Qullar студиясеннән булган предмет дизайны осталары. Алар гадәти булмаган әйберләрдән һәм материаллардан үз кулларың белән интерьер төзергә өйрәтәчәкләр. Мастер-классаларда тимер чыбыкларны эретеп ябыштыру юлы белән  геометрик яктырткычлар эшләп карарга мөмкин.

Бер мастер-класс 2 сәгать бара.

16:00-17:00 – металл чыбыклардан коллектив рәвештә абстракт скульптура эшләү.

Коры төзелеш остаханәсе

Коры төзелеш мәйданында бөтен гаилә әгъзалары өчен мастер-класслар уздырыла. Үз кулларың белән ясаган сувенирларны өйгә алып кайтып китәргә дә була. Гипрок пофессиональ төзелеш юнәлеше җитәкчесе, Сен-Гобен академиясенең (Мәскәү) гипс материаллары буенча әйдәп баручы тренеры Николай Ильницкий “Гипрок” һәм “Вебер Ветонит” мастер-класслары уздырачак.

 “Гипрок” мастер-класслары:

1. Гипсокартоннар бүлмә бүлү. Тиз һәм дөрес монтаж.

2. Гипсокартоннан кыек конструкцияләр – җайлы һәм тиз!

3. Фатирны тавыш уздырмый торган итеп җайлау.

 “Вебер Ветонит” мастер-класслары:

1: Трафаретлар һәм ЛР+ шпаклевка ярдәмендә өслекләрне булдыру

2: ЛР+ шпаклевка һәм аны алга таба буяу юлы белән “Агач” фактурасын булдыру

3: Буяулы шпаклевка белән тулысынча эшкәртү һәм кул астында булган материаллардан тагын берничә вариант.

Beauty остаханәләр

Make-Up

Халыкара срвис колледжы вәкилләреннән күрсәтмә мастер-классларны WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының “Эстетик косметология” компетенциясе буенча 6 эксперты һәм команда әгъзалары уздырачаклар.   Биредә шулай ук талантлы визажист һәм “Ямьле” төркеме җырчысы Вероника Кузнецовадан, STUDIO 13 шәхси матурлык студиясе иясе Елена Гыйльметдиновадан мастер-класслар узачак.

Маникюр

Халыкара сервис колледжы белгечләре дизайнерлык маникюры буенча мастер-класслар уздырачаклар һәм төрле методикалар ярдәмендә моны ничек эшләргә икәнлеген өйрәтәчәкләр.

Фотосурәткә төшерү остаханәсе

41 нче санлы профессиональ колледж командасы тамашачыларга студиядә фотога төшерүнең төп нигезләре турында сөйләрләр. Яктылыкны ничек дөрес итеп куярга, фотоаппаратны ничек көйләргә һәм ракурсны ничек сайларга – теләгән һәр кеше үзен фотограф һәм модель ролендә сынап карый ала. Биредә “Видимый цвет” тулы цикл студиясе директоры Тимур Шәйхетдиновтан да мастер-класслар узачак. 

Радиоидарәле машиналар

“МояГонка.рф” радиоидарәле машиналар спорт мәктәбе җиәкчеләре  Равил Гарипов һәм Айрат Шәкүров “дрифт”, “шорт корс”, “багги”, “монстр-трак” классларында дәресләр уздырачаклар. Биредә һәр кеше радиоидарәле машиналар төзелеше белән таныша һәм  аларның балалар уенчыклары түгел, ә чын профессиональ техника икәнлеген аңлый алачаклар.

Тюнинг-остаханә

Биредә реаль вакыт режимында автомобиль өчен индивидуаль җиһаз эшлиләр. Барлык эшләр дә тамашачы карап торганда башкарыла.  Мастер-классны FriDayCustom нигез салучысы Рамил Һидиятуллин уздыра.

Мәйданда шулай ук фуд-корт һәм махсус фотозона да булачак. Шулай ук бу бәйрәмдә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты талисманнары - Алмаз һәм Алтынны да күрергә мөмкин булачак.

Чара Gyproc (Saint-Gobain компаниясе бүлекчәсе), Lincoln Electric һәм Coca-Cola компанияләре ярдәмендә уза.

Gyproc

“Сен-Гобен” (Saint-Gobain) компанияләр төркеменең гипс бүлекчәсе Россиядә Gyproc (Гипрок) бренды белән тәкъдим ителгән, ул гипс һәм махсус эшләнмәләр, гипс нигезендәге катнашмалар, шулай ук түшәм системалары,  тиз һәм сыйфатлы монтажлау эшләре өчен кирәк-яракларны дөньядагы иң зур җитештерүче булып тора. Бүлекчә үз эшчәнлеген клиентларның – төзүчеләрнең, архитекторларның, инвесторларның ихтыяҗларын максималь канәгатьләндереп, дөньяның 50дән артык илендә алып бара.

Gyproc бүлмәләрне, биналарны уңайлы һәм матур итеп эчтән тышлау һәм системалы төзелеш өчен профессиональ инновацияле чишелешләр тәкъдим итә.

Lincoln Electric

Lincoln Electric йөз елдан артык кулланучыларны эретеп ябыштыру һәм эретеп кисүнең инновацияле, сыйфатлы һәм нәтиҗәле алымнары белән тәэмин итәргә омтыла. Әлеге омтылыш безнең технологик өстенлек һәм бөтен дөнья буенча киң производство һәм дистрибьюторлык мөмкинлекләребез белән кушылып, һәр клиент өчен оптималь чишелеш тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Компания эретеп ябыштыру хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә инновацияле чишелешләр тәкъдим итү буенча дөньякүләм лидер булып тора.

2010 елның октябрендә  Lincoln Electric  Россиядә эретеп ябыштыру материалларын җитештерү һәм Россия клиентларының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен “Межгосметиз” сәүдә йорты” ҖЧҖ һәм “Межгосметиз-Мценск” АҖ сатып алды.

Россиядә Coca-Cola системасы

Россиядә Coca-Cola системасы  “Кока-Кола Софт Дринк Консалтинг” һәм Coca-Cola HBC Россия компанияләре белән тәкъдим ителгән. Coca-Cola системасы   — югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләр җитештерү буенча лидерларның берсе һәм Россия икътисадына иң зур инвесторларның берсе булып тора.

Бүгенге көндә Россиядә Coca-Cola системасы инвестицияләре 5,7 миллиард доллардан артып китә. Россиядә барлык эчемлекләрне җитештерү өчен ингредиентларның һәм материалларның 90 %ан артыгы Россия тәэмин итүчеләреннән алына.  

Россиядә Coca-Cola системасы  8 000 югары әзерлеке хезмәткәрләргә эш урыннары бирә һәм арадаш тармакларда  60 000 нән артык өстмә эш урыннары тәкъдим итә.

Россия территориясендә безнең продукция линейкасы үз эченә түбәндәге югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләрне ала:  Coca-Cola, Coca-Cola Zero, Fanta, Sprite, Powerade, BonAqua, Schweppes, Fuzetea, “Добрый”, Rich, “Моя Семья”, Pulpy, Burn и Monster, smarwater, Adez.

 Coca-Cola системасы социаль – җаваплы сәясәтне гамәлгә ашыра һәм Россия тормышының аерылгысыз өлеше һәм илнең икътисадый үсешенең актив катнашучысы булуы белән горурлана.

Компания эшчәнлеге турында тагын да тулырак мәгълүмат белән www.cocacolarussia.ru сайтында таныша аласыз.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте