Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Стартка бер ел калды!

Рәсми чара

22.08.2018, 08:00

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты башланырга бер ел гына калып бара.  Чемпионат 2019 елның 22-27 нче август көннәрендә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге базасында узачак.

Ярышларда 60 тан артык илдән 25 яшькә кадәр булган 1 600 дән күбрәк кеше катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачаклар, оештыру эшләрендә 3 500 волонтер ярдәм итәчәк. Чара мәйданнарын 250 000 артык тамашачы карар дип фаразлана.

Чемпионатның барлык компетенцияләре 6 блокка бүленгән: сәнәгать производствосы; мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр; төзелеш өлкәсе; җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтү ; иҗат һәм дизайн; хезмәт күрсәтүләр өлкәсе. WorldSkills стандартлары нигезендәге халыкара ярышлар һәм аларга әзерлек яшьләргә бер-берсе белән көндәшлек юлына басарга, иң яхшы практикаларны үзләштерергә, шулай ук сайлаган өлкәләрендә ничек иң яхшы белгеч булырга икәнлеген белергә ярдәм итә.  Дөнья чемионатына әзерлек, анда катнашу ул 4-5 ел буе профессиональ әзерлек узуга тиң.

Чемпионатны оештыручылар ролендә  WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы  - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы”  союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО  чыгыш ясыйлар.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат үзәге

Пресс-служба Оргкомитета 45-го мирового чемпионата по профессиональному мастерству WorldSkills Kazan 2019