Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Төп операцияләр үзәге: WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ничек идарә ителә

Рәсми чара

08.08.2019, 14:45

8 август көнне WorldSkills Kazan 2019 төп операцияләр үзәге эшли башлады. Ул чемпионат белән идарә итүдә үзәк элемент булачак.

Төп операцияләр үзәге составына чемпионат оештыручылары - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге җитәкчеләре, шулай ук чара кысаларында җәлеп ителгән министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керә.

“WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын үткәрү белән идарә итү системасы Чемпионатның операция чорында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен җәлеп ителгән барлык якларның көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән. Ул иң яхшы дөнья практикалары анализы һәм Казанның мондый система эшләү һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсе нигезендә формалаштырылды”, - ди WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Үзәк бурычлары эченә штатлы булмаган очракларны кисәтү, сораулар тууны фаразлау һәм операция эшчәнлегенә төзәтмәләр кертү керә.

Чемпионат белән идарә итү системасы VII Милли чемпионат финалы кысаларында сынау узды һәм WorldSkills International тарафыннан уңай бәяләнде.

“Чемпионатның төп операцияләр үзәге – андагы барлык катнашучыларның иминлеге системасы үзәге. Монда килеп туган хәлләрнең мөмкин булган барлык сценарийлары буенча оператив рәвештә карарлар кабул ителә һәм боерыклар бирелә. Бу система VII Милли чемпионат финалында апробация үтте, биредә ул төгәл һәм токарлыксыз эшләп, үзен яхшы яктан күрсәтте. Үзәк өр-яңа техника белән җиһазландырылган, бу ярышларда килеп чыгарга мөмкин штатлы булмаган төрле очракларда оператив һәм дөрес реакция белән тәэмин итә”, - дип билгеләп узды “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте