Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы - Италиядә

16.06.2018, 16:38

WorldSkills флагын Италиядә каршы алдылар. Флагны каршы алу тантанасы 15 нче июньдә Сельва-ди-валь-Гарден шәһәрендә узды. Тантана вакытында флагка Италиянең Моден шәһәрендә һөнәри осталык буенча 1959 елда бердәнбер тапкыр уздырылган дөнья чемпионаты логотибын төшерделәр.

Быел Skills Canada милли чемпионаты илнең барлык төбәкләреннән 25 яшькәчә булган 500дән артык яшь белгечне җыйды, алар 40тан артык компетенция буенча ярыштылар.  Ябылыш тантанасын караучыларга киләсе елның август аенда Казанда узачак һәм 50дән артык компетенция буенча ярышу өчен бөтен планетадан профессионалларны үзенә җыячак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты презентацияләнде.

Тантанада шулай ук алда көтелә торган вакыйга - Татарстан башкаласында киләсе елның август аенда узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты да презентацияләнде. WorldSkills дөнья ярышлары 50дән артык компетенциядә ярышыр өчен барлык планетадан профессионалларны безгә җыячак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланды. Флаг Казанга WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында тапшырылган иде. Аннан соң ул Сочига кайтарылды һәм “Флаг эстафетасы” рәсми стартны шуннан алды. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә озатылды, анда ике айдан артык булып, Җиргә 2018 елның февраль ахырында кайтарылды.

Флаг шулай ук Тайпэй Провинциясендә, Бразилиядә, Австриядә, Бөекбританиядә, Япониядә дә булачак.

Аннан соң флаг эстафетасы сәяхәтен Россия буйлап башлап җибәрәчәк: РФнең 85 субъектын, шулай ук Татарстан Республикасының 2 шәһәр округын һәм 43 муниципаль районын колачлау күздә тотыла. Казанга флаг WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайтып җитәчәк. Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте