Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагын Бельгиядә каршы алдылар

Эстафета

02.07.2018, 15:40

Бельгиядә 1 нче июльдә WorldSkills флагын каршы алу тантанасы узды. Бу инде флагның дөнья буйлап сәяхәтендәге 15 нче тукталышы.

Чара җыелма команданың EuroSkills чемпионатына әзерлеге кысаларында Брюссельдә узды. Бельгия башкаласы һөнәри осталык буенча дөнья ярышларын 1958 һәм  1969 елларда кабул иткән булган. Тантана барышында флагка әлеге ярышларның логотиплары төшерелде.  

Тантанада шулай ук алда көтелә торган вакыйга - Татарстан башкаласында киләсе елның август аенда узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты да презентацияләнде. WorldSkills дөнья ярышлары 50дән артык компетенциядә ярышыр өчен барлык планетадан профессионалларны безгә җыячак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланды. Флаг Казанга WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында тапшырылган иде. Аннан соң ул Сочига кайтарылды һәм “Флаг эстафетасы” рәсми стартны шуннан алды. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә озатылды, анда ике айдан артык булып, Җиргә 2018 елның февраль ахырында кайтарылды.

Бельгиядәге этаптан соң Эстафета чаралары Австриядә, Бөекбританиядә, Бразилиядә, Япониядә һәм Кытай Тайбэенда көтелә.

Аннан соң флаг эстафетасы сәяхәтен Россия буйлап башлап җибәрәчәк: РФнең 85 субъектын, шулай ук Татарстан Республикасының 2 шәһәр округын һәм 43 муниципаль районын колачлау күздә тотыла. Казанга флаг WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайтып җитәчәк. Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте