Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы Россиягә тапшырылды

Эстафета

19.10.2017, 22:57

WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасы кысаларында 19 нчы октябрьдә WorldSkills флагын алдагы чемпионатны кабул итәчәк ил – Россиягә һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздырачак шәһәр – Казанга тапшыру тантанасы узды.

Тантана бөтен дөньяга билгеле Феррари Парк янындагы du Arena ачык концерт мәйданында узды. WorldSkills Abu Dhabi 2017 җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да шунда булды.

Тантана ахырындагы милли бию шоуыннан соң Абу-Дабидагы чемпионатны оештыру комитеты  ACTVET генераль директоры Мубарак Аль Шамси һәм  CEO WorldSkills Abu Dhabi  2017 Али Марзуки йөзендә  WorldSkills флагын WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитетына тапшырдылар.

Флагны кабул итеп алуда Россия ягыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары,  Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Oльга Юрьевна Голодец,  Татарстан Республикасы Президенты Президент Рөстәм Миңнеханов, “Ворлдскиллс Россия” Союзы генераль директоры  Роберт Уразов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, шулай ук атом энергиясе буенча “Росатом” дәүләт корпорациясе генараль директоры Алексей Лихачев катнаштылар.

“Бүген Абу-Даби эстафетаны Казанга тапшыра. Без киләсе дөнья ярышларының ачык, гадел һәм бернинди дискриминациясез булачагын гарантиялибез, - дип белдерде үзенең тантаналы чыгышында Ольга Голодец. -  Без сезгә иң югары дәрәҗәдә ярышулар мөмкинлеген, Россия кунакчыллыгын һәм искиткеч мәдәни программа тәкъдим итәчәкбез. Бергәләп без бар кешенең дә тормыш шартлары сыйфатын күтәрә торган яшь буынны рухландырабыз. Россиягә рәхим итегез! Казанга рәхим итегез!”.

Тантанадан соң ук WorldSkills 2017 чемпионатында катнашучыларның берсе - Константин Ларин - The Best of Nation номинациясендә җиңүче булды, аңа флагны Россия территориясенә, Сочига саклап алып кайту миссиясе йөкләнә. 20 нче октябрьдә Сочи аэропортында WorldSkills флагын рәсми каршы алу тантанасы көтелә.

Инде билгеле булганча, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты турындагы барлык мәгълүмат белән Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатының Интернет челтәрендә эшләтеп җибәрелгән һәм https://worldskills2019.com/, шулай ук worldskillskazan2019.com. адреслары аша керергә мөмкин булган рәсми сайтында танышырга була.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте