Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы Бразилиягә барып җитте

Эстафета

09.07.2018, 15:45

WorldSkills флагын Бразилиядә каршы алдылар – 8 нче июльдә 2015 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул иткән Сан-Паулода флагны каршы алу тантанасы узды. Флагка алда телгә алынган чараның логотибы да (чираттагы дөнья чемпионатын Казан уздырачагы 3 ел элек нәкъ менә биредә билгеле булды да инде) төшерелде. Тантана WorldSkills Бразилиядә оештырган Компетенцияләр олимпиадасы кысаларында узды.

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып китте. Флаг чираттагы дөнья чемпионатын уздырачак Казан шәһәренә WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышында тапшырылды. Аннан соң аны Сочига кайтардылар һәм “Флаг эстафетасы”на старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде, анда ул ике айдан артыграк вакыт булып, 2018 елның февраль ахырында Җиргә әйләнеп кайтты. Флагның халыкара этабына исә Мадридта старт бирелде, шуннан соң ул һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын элегрәк елларда кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты.

Якын көннәрдә флагны шулай ук Япониядә һәм Кытай Тайбэенда каршы алачаклар. Аннан соң Эстафета сәяхәтен Россия, соңрак исә Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Казанга флаг 2019 елның 22 нче августыннан 27ына кадәр узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайта.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте