Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты флагы Төньяк котыпка китте

Партнерлар

14.06.2019, 08:52

Росатомфлотның “Җиңүгә 50 ел” атом бозваткычы WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты флагын Төньяк котыпка илтәчәк.

13 июнь көнне флаг “Атомфлот”ның “Җиңүгә 50 ел” атом бозваткычында Төньяк котыпка китте. Аны анда WorldSkills Hi-Tech 2018 Евразия чемпионатының чит ил катнашучылары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Кытай Халык Республикасы җыелма командасы әгъзалары Сюй Гуанляг һәм Луо Чанюнь алып барачак.

“Яшьләр “Мобиль робототехника” компетенциясендә беренче булдылар. Әлеге югары казанышны “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев үзенчәлекле бүләк - Төньяк котыпка сәяхәт белән билгеләп үтте”, - дип сөйләде “Росатом” дәүләт корпорациясе һәм Россиянең WorldSkills җыелмасы тим-лидеры Мадлен Батурина.

“WorldSkills Kazan 2019 флагын Төньяк котыпка илтү – безнең өчен зур дәрәҗә. Атом бозваткычы белән планетаның иң төньяк ноктасына бара алуыбызга “Росатом” дәүләт корпорациясенә һәм Росатомфлотка рәхмәтлебез”, - дип белдерде Сюй Гуанлянг.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Росатомфлотның коммуникацияләр бүлеге фотосы