Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты флагы Төньяк котыпка җитте

Партнерлар

28.06.2019, 12:34

45 нче дөнья чемпионаты флагы “Атомфлот”ның “Җиңүгә 50 ел” атом бозваткычында Төньяк котыпка барып җитте. Аны анда WorldSkills Hi-Tech 2018 Евразия чемпионатының чит ил катнашучылары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Кытай Халык Республикасы җыелма командасы әгъзалары Сюй Гуанляг һәм Луо Чанюнь алып барды.

WorldSkills хәрәкәте өчен әлеге тарихи вакыйга 2019 елның 19 июнендә булды: Росатомфлот бозваткычы Җир шарының уникаль географик ноктасына - дөнья түбәсенә (90 градус төньяк киңлек, 00 градус озынлык) барып җитте.

“Без WorldSkills Kazan 2019  дөнья чемпионаты флагын планетаның үтүе авыр булган урыннарының берсенә алып килүебезгә шат! Флаг безнең белән катлаулы, әмма мавыктыргыч юл үтте.  Дөнья чемпионатында катнашучыларга да, үз һөнәрләрендә иң яхшылар белән көрәшкәндә, шулай ук җиңел түгел, әмма кызык булачак”, - дип билгеләп уздылар мобиль робот техникасы осталары Сюй Гуанляг һәм Луо Чанюнь.

Бозваткыч маршруты Баренц диңгезе, Төньяк Боз океаны, Тын култыгы һәм Франц Иосиф Җире архипелагы аша үтте.

“Без Кытай Халык Республикасы җыелмасы әгъзалары белән актив рәвештә экспедициянең барлык чараларында да катнаштык. Поляр арты табигате үзенең мәһабәтлеге һәм кырыс матурлыгы белән таң калдыра. Мондый шартларда егетләр дөнья түбәсенә катлаулы юл үтү һәм Казанда узачак дөнья чемпионатында үз һөнәрләрендә иң көчле исеменә лаек булу өчен ярышларга әзерлек арасында бик күп уртак яклар таптылар”, - диде Россиянең WorldSkills җыелмасы тим-лидеры Мадлен Батурина.

Росатом WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының Милли стратегик партнеры буларак чыгыш ясый.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Росатомфлотның коммуникацияләр бүлеге

Росатомфлотның коммуникацияләр бүлеге фотосы