Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

FANUC - WorldSkills International һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының глобаль индустриаль партнеры

Партнерлар

06.08.2019, 08:33

Япониянең FANUC компаниясе WorldSkills International хәрәкәтенең глобаль индустриаль партнеры булып тора, һәм беренче тапкыр WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында “Сәнәгать робот техникасы” компетенциясен (Future Skills компетенцияләре блогы кысаларында) тәкъдим итәчәк. Моңа кадәр әлеге компетенция буенча ярышлар бары төбәк һәм милли дәрәҗәләрдә генә үткәрелгән, аларда сәнәгать робот техникасы белгечләре сәнәгатьне автоматлаштыру өлкәсендә робот техникасы комплексларын конструкцияләү буенча белемнәрен күрсәткәннәр.

FANUC компаниясе инженерлары WorldSkills халыкара стандартларын исәпкә алып, әлеге компетенция өчен техник бирем эшләгәннәр, бу аны дөнья аренасына чыгарырга мөмкинлек биргән. FANUC – җитештерүне автоматлаштыру өлкәсе лидеры, мондый системаларны кертү буенча 60 еллык тәҗрибәгә ия, шул ук вакытта ул бар дөнья буенча җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре квалификацияләрен күтәрү буенча укулар уздыра. Бу технологик процессларның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

“Сәнәгать робот техникасы”  компетенциясе буенча ярышларда FANUC LR Mate 200iD роботлары кулланылачак. Бу кеше кулы зурлыгындагы һәм сузылу буенча аңа тиңдәш булган компакт 6 күчәрле роботлар.  Алар үз эченә үз классларындагы иң яхшы йөк күтәрүчәнлекне, стандарт комплектациядә IP67 класслы саклык дәрәҗәсен  һәм FANUC башкарылышының бик яхшы сыйфатын ала. Конкурс биреме кысаларында катнашучыларга роботны урнаштыру, эшләтеп җибәрү, программалаштыру, шулай ук периферия җайланмаларын, шул исәптән техник күремне интеграцияләү буенча үз белемнәрен кулланырга кирәк булачак.

FANUC җайланмалары чемпионатның башка компетенцияләрендә дә җәлеп ителәчәк.  ROBOSHOT электр термопластавтоматлары “Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү” компетенциясендә (“Җитештерү һәм инженер технологияләр” компетенцияләре блогы кысаларында) тәкъдим ителәчәк. Катнашучыларга пресс-форма конструкцияләү, шулай ук басым астында кою процессын җайга салу һәм пластмассадан ясалган эшләнмәләрне серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү буенча үз белемнәрен күрсәтергә һәм аларны гамәлдә кулланырга кирәк булачак.

Future Skills компетенцияләре блогында FANUC роботлары тагын дүрт компетенциядә – “Композитлар технологияләре”, “Әйберләр интернеты”, “Роботлаштырылган эретеп ябыштыру” һәм “Цифрлы җитештерү”дә тәкъдим ителәчәк. Чемпионатта LR Mate 200iD һәм M10iD компакт алты күчәрле робтолар, CR 7/7l коллаборация һәм AM120iC эретеп ябыштыру роботлары җәлеп ителәчәк.

“Без WorldSkills чемпионатының глобаль партнеры булуыбызга бик шат. Бу бит яшь белгечләргә сәнәгать роботлары дөньясы турында күбрәк белү мөмкинлеген бирә”, – ди FANUC Europe Corporation президенты һәм генераль директоры Шиничи Танзава.

FANUC махсуслаштырылган уку-укыту үзәкләре дөньяның күп илләрендә эшли, шуларның алтысы Россиядә урнашкан. Компания югары уку йортларында, көллиятләрдә һәм мәктәпләрдә укучыларга теоретик белем алу гына түгел, аны гамәлдә куллану мөмкинлегенә ия булган махсус продуктлар эшли һәм күптәннән гамәлгә ашыра. Роботлаштырылган уку-укыту ячейкалары, симуляторлар һәм цифрлы программа белән идарә ителүче укыту стендлары, компактлы фрезер үзәкләре, электроэрозия станоклары, NCGuide интеллектуаль программа тәэмин ителеше һәм Roboguide белән 3D-модельләштерү – болар сәнәгать робот техникасы һәм цифрлы программа белән идарә ителүче станокларда эшләү өлкәсендә яшь белгечләрдә һөнәри күнекмәләр булдыру,  аларны ныгыту һәм үстерү өчен тәкъдим ителә торган продуктлар.

FANUC компаниясе турында

Япониянең FANUC компаниясе – сәнәгатьне автоматлаштыру өчен чишелешләр өлкәсенең дөнья лидеры. FANUC автоматлаштыру өлкәсендә цифрлы программа белән идарә ителүче системасын эшләүдә пионер булып тора. Цифрлы  программа белән идарә ителүче системалар җитештерүдә FANUC компаниясенең дөнья базарында өлеше 65% тәшкил итә. 1956 елдан башлап, компания төрле илләрдә 4 миллионнан артык цифрлы  программа белән идарә ителүче системалар, 592 мең сәнәгать роботы һәм 353 мең FANUC сәнәгать җайланмалары (компакт фрезерлык үзәкләре, электроэрозия җайланмалары һәм термопластавтоматлар) урнаштырган.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте