Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills әләме эстафетасы Россия буйлап сәяхәтен башлый!

Эстафета

08.08.2018, 15:21

1/3

8 августта Көньяк Сахалинск шәһәрендә VI «Яшь һөнәр ияләре» Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) Финалы ачылу тантанасы кысаларында WorldSkills әләме эстафетасының федераль этабы башланып китте. Әлеге үзенчәлекле проект бөтен дөнья буйлап WorldSkills хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерергә тиеш. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Ирина Потехина, «Яшь һөнәр ияләре (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең генераль директоры Роберт Уразов, Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тантананың шәрәфле кунаклары булды.

WorldSkills әләме эстафетасы былтыр ук башланды. Әләм WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатының ябылу тантанасында бәйрәмчә рухта Казан шәһәренә тапшырылды. Шуннан соң аны Сочига алып килделәр. Сочида «Әләм эстафетасы» проектына рәсми рәвештә старт бирелде. 2017 елның декабрендә әләм Халыкара космик станциясенә җибәрелде. Анда ике айдан артык вакыт булганнан соң 2018 елның февраль ахырында яңадан Җиргә кайтарылды. Эстафетаның халыкара этабы Мадридта башлангач, әләм элек һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын үзләрендә кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә юл тотты. Ул Алмания, Нидерланд, АКШ, Корея Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Финляндия, Франция, Ирландия, Швейцария, Австралия, Канада, Италия, Бельгия, Бөек Британия, Австрия, Бразилия, Японияләрне әйләнеп кайтты. Россиягә әләм Кытайның Тайбэй шәһәреннән китерелде. Биредә 48 нче WorldSkills дөнья чемпионаты үткәрелгән иде. Һәр илдә әләмгә аларда үткәрелгән ярышларның логотиплары төшерелә барды.

Эстафетаның Россиядәге өлеше корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узачак, федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылып үтәчәк. Әләм Россия Федерациясенең сәнәгать алдынгылары булган регионнарга һәм иң эре предприятиеләргә дә кертеп чыгарылачак. Ахырдан Татарстан Республикасына килеп җитәчәк. WorldSkills Әләме эстафетасының финал ноктасы итеп 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталыкның 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы билгеләнде.

Белешмә:

«Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталыкның WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак. Әлеге чараны үткәрү хокукын Россия 2015 елның 10 августында Сан-Паулуда (Бразилия) WorldSkills International Халыкара оешмасының генераль ассамблеясында откан иде.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты саннарда:

1 600 дән артык катнашучы (25 яшькә кадәр)

60 тан артык ил

1 500 дән артык эксперт

56 компетенция

3 500 волонтер

250 000 кунак

1 300 ММЧ вәкилләре

Чемпионатның эшлекле программасында бөтен дөньядан җыелган 5000гә кадәр егет-кызлар һәм экспертлар катнашачак.

Чемпионатның оештыручылары: WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешма, WorldSkills хәрәкәтенең Россиядәге операторы «Яшь һөнәр ияләре (Ворлдскиллс Россия)» Һөнәри җәмгыятьләр һәм эшче кадрлар агентлыгы» берлеге һәм «Спорт һәм иҗтимагый проектлар дирекциясе» АКО Медиа департаменты (Казан).

Чемпионатның төп ярыш мәйданчыгы буларак «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залы билгеләнде. Аны төзүгә 75,8 га мәйданлы җир биләмәсе бүлеп бирелгән. «Казан Экспо» «Казан» Халыкара аэропорты һәм WorldSkills авылы тирәсендә урнашкан. Бу исә Чемпионатта катнашучы яшьләрне һәм кунакларны, шулай ук аларның җиһазларын китертүгә бәйле логистик һәм оештыру кыенлыкларын киметергә ярдәм итәчәк.

WorldSkills Kazan 2019 Һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын Оештыру комитетының Мәгълүмат хезмәте