Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Эмиль Гобәйдуллин: “Әлеге визитның мөһимлеге WorldSkills International делегатларын Казанда дөнья чемпионатын уздыруны оештыру нечкәлекләренә төшендерә алуыбызда”

Рәсми чара

18.10.2018, 06:00

Бу көннәрдә Амстердамда WorldSkills International генераль ассамблеясы уза. Ел саен уздырыла торган әлеге чарада Россияне WSC2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин җитәкчелегендәге WorldSkills Kazan 2019 делегациясе һәм “Ворлдскиллс Россия” союзы генераль директоры Роберт Уразов җитәкчелегендәге WorldSkills Russia делегациясе тәкъдим итә.

Россия ягы доклады алдыннан WorldSkills International директоры Дэвид Хоуи Казанда узачак дөнья чемпионаты инде алдарак узган WorldSkillsCompetition беренчелекләре күрсәткечләрен ярыйсы ук узып китте дип белдерде.   Хәзерге көндә һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019  дөнья чемпионатында катнашырга 66 ил теләк белдерә. Катнашачак кешеләр саны инде хәзер үк 1 630 конкурсант. Шулай ук экспертлар саны да артты - 1 507 кеше.

Компетенцияләрнең төп исемлегендә  56 юнәлеш бар, бу алда узган дөнья чемпионатында булганга караганда 10 процентка артыграк.  Төп компетенцияләрдән тыш  WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты киләчәк профессияләре буенча FutureSkills һәм 16 яшькәчә булган катнашучылар арасында узачак WorldSkills Juniors ярышлары мәйданы да булып торачак. 

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич сөйләде.

Ул оештыру, төрле клиентлар төркемнәре өчен сервислар, шул исәптән катнашучыларны аккредитацияләү мәсьәләләренә озаклап тукталды һәм бар дөньядан булган делегатларга киләсе елда беренчелектә катнашучыларны сыендырачак WorldSkills авылын тәкъдим итте.

Конференцияне, FutureSkills һәм WorldSkills Juniors ярышларын “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директорының тикшеренүләр һәм эшләнмәләр буенча урынбасары  Екатерина Лошкарева тәкъдим итте. Ул шулай ук чемпионат мирасы мәсьәләсенә җентекләп тукталды.  Россия ягының мондый киң һәм тулы докладлары “делегатлар барысы да ничек булачагын һәм  нинди активлыкларга җәлеп ителәчәкләрен аңласыннар өчен кирәк” дип белдерде ул. Ассамблея кысаларында шулай ук даими нигездә эшләп торучы махсус стендта делегатлар  булачак чарага кагылышлы сорауларын бирә һәм үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны ала алалар.

Амстердамга визит нәтиҗәләрен түгәрәкләп, Эмиль Гобәйдуллин: “Әлеге визитның мөһимлеге WorldSkills International делегатларын Казанда дөнья чемпионатын уздыруны оештыру нечкәлекләренә төшендерә алуыбызда. Безнең бурыч аны иң югары дәрәҗәдә уздыру һәм шуңа күрә илләр делегатларының бу эшне алдан ук  аңлауларын формалаштыру,  мөмкинлекләрне максималь күзаллау, алар үз илләренә кайткач урыннарда хәзердән үк оештыру әзерлеген башласыннар өчен, спецификаны киңәйтү бик мөһим”, - дип белдерде.

WorldSkills International генераль ассамблеясы -  WorldSkills хәрәкәтен стратегик үстерү өчен глобаль платформа, ул үз эченә WorldSkills International хәрәкәтенә кушылган барлык 79 ил вәкилләре утырышларын ала.

Казан – 2019 елда дөньякүләм һөнәри осталык башкаласы. Анда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узачак. Татарстан башкаласы аны уздыру хокукын 2015 елның 10 нчы августында  WorldSkills International (WSI) ассамблеясында, тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча Париж һәм Шарлеруаны артта калдырып яулады.

Чемпионат Казанда 2019 елның  22 - 27 нче август көннәрендә узачак. Аның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын профессиональ күнекмәләрне үстерүгә тарту, аларның популярлыгын арттыру һәм югары профессиональ стандартлар булдыру өчен шартлар тудыру. Төрле профессияләр вәкилләре өчен бу ярышлар Олимпия уеннарына тиң. Казанда узачак чемпионатта 60тан күбрәк илдән 1 600дән артык конкурсант катнашыр дип көтелә. Алар 56 компетенциядә көч сынашачаклар.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте (worldskills.ru  сайты материалларыннан файдаланып)