Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

DMG MORI WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын 45 станок белән тәэмин итәчәк

Партнерлар

29.07.2019, 08:25

Дөньяда алдынгы станоклар, периферия җайланмалары һәм системалары җитештерүчеләрнең берсе DMG MORI WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына Platinum дәрәҗәсендәге партнер сыйфатында ярдәм итә.

DMG MORI концерны ярышлар өчен 45 станок: цифрлы программалар белән идарә ителүче 17 фрезерлау өчен икенче буынлы DMU 50 станогы, токарлек эше өчен 16 CTX 310 ecoline станогы һәм “Җитештерүдә команда белән эш” һәм “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау” компетенцияләре өчен 9 DMC 635 V ecoline станогы  белән тәэмин итәчәк.

Реверсив инжиниринг һәм 3D-прототиплаштыру ярышлары буенча DMG MORI ике LASERTEC 30 SLMның икенче буынын бирәчәк. Ниһаять, “Цифрлы завод” компетенциясендә күнекмә һәм осталыкны булдырыр өчен CTX beta 800 TC станогы Robo2Go автоматлаштыру системасы белән җиһазландырылачак.

Җиһазлардан тыш, DMG MORI Казанда узачак WorldSkills ярышларын цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда эшләү өчен алдынгы технологияләр белән тәэмин итә. DMG MORI компаниясе 2016 елдан WorldSkills Internationalның глобаль индустриаль партнеры булып тора. Моннан тыш, ул 2013 елдан Россиядә WorldSkills хәрәкәтенең генераль партнеры булып чыгыш ясый.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 илдән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

DMG Mori фотосы