Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

DMG MORI WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында җиде компетенциягә булышлык күрсәтә

Партнерлар

12.08.2019, 11:46

Дөньяның әйдәп баручы станоклар җитештерүче DMG MORI компаниясе WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының 7 компетенциясенә булышлык күрсәтә: “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык эшләре”, “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре”, “Җитештерүдә команда белән эшләү”, “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау”, “Реверсив инжиниринг”, “3D прототиплаштыру” һәм “Цифрлы җитештерү”.

DMG MORI компаниясе 2016 елдан WorldSkills International хәрәкәтенең глобаль индустриаль партнеры булып тора. Моннан тыш, 2013 елдан бирле ул Россиядә WorldSkills хәрәкәтенең генераль стратегик партнеры буларак чыгыш ясый.

Бу еллар дәвамында компания даими рәвештә ярышларда катнашучы конкурсантларны әзерләү өлкәсендә үз эшчәнлеген киңәйтә. Узган һөнәри осталык буенча WorldSkills ярышлары тәҗрибәсе нигезендә, глобаль индустриаль партнер буларак, DMG MORI беренче урынга дәгъва кылучыларның нәтиҗәләрен яхшыртып кына калмый, ә DMG MORI академиясендә белгечләрне халыкара дәрәҗәдә укытуга булышлык күрсәтә.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 илдән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

 DMG MORI фотосы