Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Спорт һәм социаль проектларр дирекциясе һәм Федераль таможня хезмәте WorldSkills Kazan 2019 алдыннан хезмәттәшлек итә башлыйлар

Рәсми чара

11.07.2018, 14:10

Россия “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучыларның йөкләрен илгә кертү һәм чыгару өчен уңайлы шартлар тудырачак. Бу максатларда Спорт һәм социаль проектларр дирекциясе һәм Федераль таможня хезмәте уртак эш башкарачак, бу турыдагы киешү инде имзаланды.

“Чемпионатка әзерлек барышында без үз алдыбызга аны илебез һәм шәһәребезнең иң яхшы традицияләре нигезендә иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк дигән максат куйдык. Килешү имзалау бу юлда тагын бер адым. WorldSkills International проектлары ярышлар мәйданнарын югары техник җиһазландыруны  күздә тота. Безнең өчен чит илдән кертелүче барлык йөкләр һәм товарларның таможня белән бәйле  барлык операцияләрне нәтиҗәле узулары һәм Казанга, ярышлар уздырылу мәйданына үз вакытында килеп җитүләре  кирәк”, - дип бедерде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин.

Килешү Чемпионатны оештыручылар һәм таможня органнары арасында оператив мәгълүмат алмашуны күздә тота. Ул Чемпионат йөкләренең таможня эшләрен узганда кирәкмәгән тоткарлаулардан азат булуын тәэмин итәчәк.  Моннан тыш, ярышларда катнашучылар һәм кунаклар игътибарына шәхси кулланылыштагы товарларның һәм профессиональ җиһазларның Евразия икътисадый союзы чиге аша күчеп йөрүләре тәртибе дә җиткереләчәк.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат үзәге